tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балалар Сабан туе Тубылда
Балалар Сабан туе Тубылда

Балалар Сабан туе Тубылда

Халкыбызның күркәм, яраткан, көтеп алган Сабантуй бәйрәме Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбендә үтте. Бу Сабантуйны мәктәптә ел саен шәһәр күләмендә үткәрәләр. Быел да традициягә кергән милли бәйрәмебез мәктәп каршындагы яшел аланда матур оештырылды. Сабантуй кунаклары, тамашачылар, җәйге балаларны сәламәтләндерү лагерьларында ял итүче балалар бәйрәмне шатланып каршы алдылар.

Сабантуй кунакларын шәһәр Думасы депутаты Сәет Хисмәтуллин, шәһәр татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Нурилә Шамратова, шәһәрнең тарихи мәчете имамы Фәннур хәзрәт Казыймов котладылар, теләкләр юлладылар. Сабантуй бәйрәменең тарихы белән танышканнан соң, кунаклар бәйрәм концертын карадылар. Монда балаларны әкият геройлары, алып баручы Земфира Вәлеева сәламләде, бәйрәмнең тарихы белән таныштырды. Балалар мавыктыргыч уеннарны да көтеп алдылар. Төрле яшьтәге балалар капчык киеп йөгерделәр, аркан тарту ярышларында, бердәмлек кирәклеген аңлаткан уеннарда, гореф-гадәтләр белән таныштырган милли уеннарда катнаштылар. Капчык киеп йөгерү, аяк көрәштерү һәм башкаларда да балалар яратып уйнадылар, осталыкларын күрсәттеләр, истәлекле бүләкләр алдылар. Җырлы-биюле Cабантуй концерты бәйрәмгә ямь өстәде.

Римма УМИТБАЕВА.
Рәсемнәрдә: Сабантуй мизгелләре.

Чыганак: yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*