Халкыбызның күркәм, яраткан, көтеп алган Сабантуй бәйрәме Тубыл шәһәренең 15нче мәктәбендә үтте. Шәһәр күләмендә Сабантуйны бу мәктәптә ел саен үткәрәләр. Быел да традициягә кергән милли бәйрәмебез мәктәп каршындагы яшел аланда матур итеп оештырылды. Сабантуй кунаклары, тамашачылар, җәйге балаларны сәламәтләндерү лагерьларда ял итүче балалар бәйрәмне шатланып каршы алдылар. Сабантуй кунакларын шәһәр Думасы депутаты Сәет Хисмәтуллин, шәһәр милли мәдәни автономия рәисе Нурилә Шамратова, шәһәрнең тарихи мәчете имамы Фәннүр хәзрәт Казыймов котладылар, теләкләр юлладылар. Сабантуй бәйрәменең тарихы белән танышканнан соң кунаклар бәйрәм концертын карадылар. Монда балаларны әкият геройлары, алып баручы Земфира Вәлеева сәламләде, бәйрәмнең тарихы белән таныштырды. Балалар мавыктыргыч уеннарны да көтеп алдылар. Алар узыша-узыша күңелле, кызыклы уеннарда, спорт ярышларында катнаштылар. Төрле яшьтәге балалар капчык киеп йөгерделәр, бердәмлек кирәклеген аңлаткан уеннарда, аркан тарту ярышларында, гореф-гадәтләр белән таныштырган милли уеннарда катнаштылар. Капчык киеп йөгерү, аяк көрәштерү һәм башка уеннарда да балалар яратып уйнадылар, осталыкларын күрсәттеләр, истәлекле бүләкләр алдылар. Җырлы-биюле Cабантуй концерты бәйрәмгә ямь өстәде. Милли гореф-гадәтләрне саклаган Сабантуй бәйрәмендә балалар гореф-гадәтләребез белән таныштылар, уйнап, җырлап көнне файдалы, күңелле үткәрделәр.
Римма Умитбаева, Тубыл