ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / БАЛАЛАР – ТОРМЫШЫБЫЗ БИЗӘГЕ
БАЛАЛАР – ТОРМЫШЫБЫЗ БИЗӘГЕ

БАЛАЛАР – ТОРМЫШЫБЫЗ БИЗӘГЕ

Соңгы берничә ел дәвамында илдә демографик проблема күзәтелә. Шунлыктан күп балалы гаиләләргә аерым игътибар бирелә. Әледән-әле алар өчен төрле ярдәм чаралары кертелә, ташламалар билгеләнә, җир кишәрлекләре бирелә һәм башкалар. Моннан тыш, узган 2025 ел Самара өлкәсендә губернатор Вячеслав Федорищев инициативасы белән Күп балалы гаилә елы дип игълан ителгән иде.

Бу карар төбәктә мондый гаиләләрнең статусын һәм ролен күтәрү, аларга ярдәм итү системасын үстерү, социаль-икътисадый сәясәттә “гаилә үзәге” принцибын кертүне күздә тота. 2025 ел дәвамында өлкәнең өч һәм күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләре өчен бик күп яңа ярдәм чаралары кертелде. Әлеге түләүләр, ташламалар бу гаиләләргә нык булышамы икән, менә шул турыда Зубчаниновка бистәсендә яшәүче Гайфетдиновлар белән сөйләшеп алдык.

Рузилә Рузиля Валияровна белән Наил икесе дә Челно-Вершины районында туып-үскәннәр. Рузилә, урта мәктәпне тәмамлагач, Самарага килеп, пешекчегә укыган. Наил урта һөнәри белем алган. Ул – машина йөртүче, автомеханик. Бүгенге көндә аларның тупырдап торган өч балалары үсеп килә. Ике уллары Ранил белән Рәзил – инде берничә ел футбол белән, ә кызлары Руфинә самбо белән шөгыльләнәләр. Барысы да түләүле, билгеле.

– Рузилә, өч баланы үстерүе авырмы? Дәүләт тарафыннан нинди ярдәм чаралары аласыз?

– Төрле вакыт була инде. Декрет ялында вакытта акча ягыннан кысан булды, эшкә чыккач, бераз җиңелрәк сулый башладык. Мин балалар бакчасында эшлим. Кызым да шул ук бакчага йөри, шуңа күрә миннән бала өчен түләү алмыйлар. Өчесенә дә бердәм пособие алабыз. Мәктәптә һәм бакчада балалар бушлай ашыйлар.
Малайлар футбол белән шөгыльләнәләр. Форма, махсус аяк киемнәре, ярышларга барулар – бөтенесе дә түләүле, күп балалы гаилә буларак ташлама юк монда. Ранил – “Луч” футбол клубына, ә Рәзил “Восток”ка йөриләр. Чыгымнарга юл йөрү өчен түләү дә өстәлә. Әле ярый анысы ташламалы.

– Фатир үзегезнекеме, арендалымы?
– Фатир үзебезнеке, Аллаһыга шөкер. Ипотека алган идек. Аны ябарга дәүләт тарафыннан бирелгән Ана капиталы һәм яшь гаиләгә бирелә торган “Жилищный сертификат” бик саллы гына булыштылар.

– Ә өй салу өчен җир кишәрлеге алдыгызмы?
– Әле юк, – ди әни кеше, авыр сулап. – Аның очы-кырыена кайчан чыгарбыз, белмим. Бигрәк күп кәгазь җыярга кирәк шул. Бу процедураны бераз гадиләштерсәләр, бик әйбәт булыр иде.

– Гомумән, дәүләт билгеләгән ярдәм чаралары күп балалы гаиләләргә нык булышамы? Өч һәм аннан артык баланы үстереп, аякка бастырырга бу чаралар гына җитәме?

– Бөтен нәрсә бигрәк кыйммәт бит хәзер. Тулысынча җитә, дип әйтә алмыйм. Безнең өч балага мәктәптән тыш түгәрәкләргә түләү өчен генә дә ай саен ун меңнән артык акча китә. Моннан тыш, ашау-эчү, кием-салым, уку кирәк-яраклары күпме кирәк, ә авырсалар, даруларга никадәр акча түгелә? Алар ай үсәсен көн үсәләр бит, – ди Рузилә ханым. – Әлбәттә, дәүләт тарафыннан бу чаралар булмаса, бер эш хакына гына өч баланы аякка бастыруы бик авыр булыр иде. Шулай да, хөкүмәт ярдәме җитәрлек түгел сыман. Әле ярый әти-әнием исән-саулар. Алар авылда яшиләр, икесе дә лаеклы ялда. Әлбәттә, алар да ярдәм итәләр. Балалар бакчасында хезмәт хакы бик түбән шул…

Әйе, аңлыйм, бик аңлыйм бу гаиләне. Үзең дә көн-төн эшләп торасың, дәүләт тә булыша сыман, ә барыбер олы яшьтәге әти-әни ярдәменнән башка булдырып булмый, кызганыч. Күпчелек гаилә шундый хәлдә яши. Ни өчен? Хезмәт хаклары шулкадәр түбәнме, әллә бәяләр бик югарымы? Менә тиздән гыйнвар аена торак коммуналь хезмәтләр өчен яңа квитанцияләр алырбыз… Билбауларны тагын да ныграк кысарга туры киләчәк.

Чыганак: Самарская областная татарская газета “Бердэмлек”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*