Укытучы һөнәре – җир йөзендә иң гүзәл, иң җаваплы, иң саваплы һөнәрләрнең берседер. Әлеге изге исемне йөртү өчен Аллаһ биргән сабырлык та, зирәклек тә, акыл да, ныклы иман да кирәк шул. Саф күңелле балалар каршында басып сабак бирү өчен, әлбәттә, үзеңнең тәрбияле, зыялы булуың белән бергә пакь рухлы булуың да төп шарттыр.
Тукай авылында яшәүче, 27 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, күпсанлы Мактау грамоталарына лаек булган, югары категорияле укытучы Гималтдинова Динә Миназыйм кызы шундыйларның берсе.
Динә ханым Тукай авылында туып үсә. Тукай тугызьеллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1993 елда Урмай урта мәктәбендә укуын дәвам итә. 2001 елда Казан Универсаль институтын татар теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге буенча тәмамлый. Хәзерге вакытта Динә Гималтдинова Тукай урта мәктәбендә балаларга татар теле һәм әдәбиятын укыта.
Динә Миназыйм кызы турында хезмәттәшләре: «Ул туганда ук укытучы булып туган», – дип әйтергә ярата. Бу сүзләр, әлбәттә, аның һәр сүзендә, үз-үзен тотышында, хәтта атлап йөрүләрендә дә чагыла. Укытучы һичшиксез нәкъ менә аңа охшарга тиеш кебек төсле.
Һәр дәресендә укучыларга татар теленең сафлыгын, бөеклеген, кирәклеген аңлата. Мөлаем, ягымлы тавышка әсәрләнеп, балаларны 40 минут буе авызына каратып торып, татарның бай әдәби мирасын җиткерә. Ул кызларны, малайларны әдәби геройлар белән яшәтә, алар белән елата, көлдерә, уйландыра.
Һөнәри-педагогик сыйфатларының югары дәрәҗәсе аңа укучыларны укытуда тотрыклы уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә. Динә Миназыймовна үз эшендә уку эшчәнлеген оештыруның төрле мисалларын, методларын һәм формаларын куллана: семинарлар, практик дәресләр, дәрес-лекцияләр, эшлекле уеннар, дәрес-диспутлар, шулай ук укытуның интерактив ысулларын куллана.
Гуманитар цикл предметлары белән кызыксыну Динә Миназыйм кызы укучыларының сыйфатлы өлгереш дәрәҗәсе белән генә түгел, укучыларның татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларда актив катнашуы белән дә раслана.
Ел саен әлеге фәннәр буенча мәктәп олимпиада хәрәкәтендә катнашучылар саны арта, бу, һичшиксез, укытучының укуда нәтиҗәгә мотивация һәм предметка кызыксыну формалаштыру буенча нәтиҗәле эшләвен дәлилли. Аның укучылары өлкә, төбәк, халыкара олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар булып торалар. Укытучы эшенең иң әһәмиятле нәтиҗәсе – Казанда татар теле әдәбиятыннан төбәкара, халыкара олимпиадаларда җиңүләр:
Мәгариф өлкәсендәге казанышлары, шәхси һөнәри сыйфатлары һәм укыту-тәрбия эшендә ирешкән уңышлары өчен Динә Гималтдинова Чувашия Республикасы мәгариф һәм яшьләр сәясәте министрлыгының Мактау грамотасы (2013), Чувашия Республикасы мәгариф һәм яшьләр сәясәте министрлыгының Рәхмәт хаты, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы (2021) белән бүләкләнгән. Быел исә Чувашиядә татар мәгарифе көннәренә багышланган бәйрәм чарасында Динә Гималтдиновага Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгының рухи кыйммәтләрне саклау һәм ныгыту, борынгы милли традицияләрне торгызу, шулай ук Россия халыкларының мәдәни мирасын дәвам итү буенча шәхси хезмәтләре өчен телләрне, мәдәниятләрне, традицияләрне саклау һәм үстерү буенча күкрәк билгесе тапшырылды.
Динә ханым тормыш иптәше Марат белән 3 бала тәрбиялиләр: 2 малай һәм 1 кыз. Олы уллары Ильмир – Чуаш Дәүләт Университетының юридик факультеты студенты, икенче уллары Данир Чуаш Дәүләт Университетының экономика факультеты студенты. Кечкенә кызлары 4нче сыйныфта белем ала.
Бар гомерен яшь буынга белем бирүгә багышлаган, җирдә яманлык белән яхшылык яшәвен, хакыйкатьне аера белергә, кешеләргә игелекле булырга, күбрәк изгелекләр эшләп калырга, хезмәт сөяргә, тырыш булырга, кешеләрне яратырга өйрәткән мөгаллимәгә киләчәктә дә уңышлар гына юлдаш булсын.