tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балаларга дини тәрбия бирәләр
Балаларга дини тәрбия бирәләр

Балаларга дини тәрбия бирәләр

Укучыларның җәйге каникулларын файдалы һәм кызыклы итеп оештыру – өлкәннәрнең бурычы. Әлеге юнәлештә шәһәр һәм авыл мәчетләре дә читтә калмый. 22 июльдән 26 июльгә кадәр Исергәп авылы мәчетендә мәктәпкәчә яшьтәге һәм мәктәп укучылары өчен ял итү, рухи сәламәтләндерү курслары оештырылды.

Ел дәвамында каникуллар барышында Исергәп авылы мәчете, балалар бакчасы, мәктәп, мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә, актив эш алып бара. Өлкәннәрнең барысы да балалар өчен вожатый, остаз ролен башкаралар.

Мәчет курсларына килгән балаларга ял итәргә дә, уеннар уйнарга да вакыт җитәрлек. Уеннар ярдәмендә алар әхлак кагыйдәләрен, пәйгамбәрләр тарихын, гарәп теле нигезләрен дә үзләштерәләр. Шул белемнәр белән бергә, малайлар һәм кызларда патриотик тәрбия, дуслык һәм бердәмлек рухы да тәрбияләнә.

– Балаларыбызның ялларын төрләндерер өчен тырышабыз. Алар мәчеттә дә, урамда да, спорт һәм уен мәйданчыгында да булалар, – дип сөйләде Исергәп авылы имамы Камил Шәмсуаров. – Малайлар һәм кызларның  дәресләре аерым уза. Аларга уен формасында дини белем бирәбез, аннары шул белемнәрне төрле викториналар, ярышлар нәтиҗәсе белән ныгытып кыябыз, кабатлыйбыз. Балаларны көн саен иртәнге тугызда каршы алабыз. Бераз укып алганнан соң, мәчет янында гына урнашкан җирле кафега кайнар төшке ашка алып керәбез. Аннары бераз уеннар һәм көндезге намазны бергә укыйбыз. Балаларга бик ошый. Алар арасында читтән авылга кунакка кайткан малайлар һәм кызлар да бар.

Камил хәзрәтнең сүзләрен мәчеткә килүче балалар да хуплады.

– Мин мәчет яны лагерена берничә ел рәттән киләм. Биредә миңа бик ошый. Гарәп хәрефләрен истә калдырырга, сүзләр укырга тырышам. Киләсе елга да шундый лагерь оештырсыннар иде дип телим, – дип сөйләде Риана Миңнеәхмәтова.

– Мин дә мәчет лагерена ел саен киләм. Камил бабай барыбызны да чакыра. Биредә һәр көнне кызыклы. Көннең үтеп киткәне сизелми дә кала, – ди Самира.

Баулы районы мөхтәсибәте мәгълүматына караганда, шәһәрнең “Гали” мәчетендә – ир балалар өчен һәм “Өмет” мәчетендә кыз балалар өчен рухи-сәламәтләндерү курслары июнь аенда оештырылган.

– Шундый ук курсларны шәһәребезнең ике мәчетендә дә 29 июльдән 4 августка кадәр – малайлар өчен, ә 5 августтан 11енә кадәр кыз балалар өчен уздырырга ниятлибез. Авыл мәчетләренә килгәндә, мондый курслар Кызылъяр авылында да оештырылды, – дип хәбәр итте Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов.

Чыганак: bavly-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*