tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балаларны яклау көненә Тинчурин театры «Былтыр маҗаралары» премьерасын тәкъдим итә
Балаларны яклау көненә Тинчурин театры «Былтыр маҗаралары» премьерасын тәкъдим итә

Балаларны яклау көненә Тинчурин театры «Былтыр маҗаралары» премьерасын тәкъдим итә

Җәйге тамаша балалар лагерьларында да күрсәтеләчәк.

31 май 11.00 сәгатьтә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан җәйге премьера – «Былтыр маҗаралары» интерактив спектаклен (6+) тәкъдим итә. Авторы – Илфак Хафизов, режиссеры – Зөлфәт Закиров.

Театр бу тамашаны балалар сәламәтләндерү лагерьлары өчен әзерләде. Спектакльнең премьерасы Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан  узачак. Интерактив тамаша нәкъ менә ачык һавада уйнар өчен эшләнгән, чөнки форматы ягыннан да ул – урам спектакле. Интерактив спектакльдә актерлар тамашачылар белән бергә катнаша, аларны уен процессына җәлеп итә.

Илфак  Хафизов, Татарстанның атказанган артисты:

– Тукай әсәрләренә нигезләнүнең сәбәбе шунда: әсәрләре мәңгелек, аларны барыбыз да белә. Тамашабыз да аның шигырьләре белән үрелеп барачак. Спектакльдә уйнап кына калмыйбыз, балаларны эшкә дә өйрәтәбез: табигатьне чистартабыз, Былтыр белән утын кисәргә барабыз, урманда үз-үзеңне ничек тотарга икәнлеген аңлатабыз. Төп максатыбыз – татар теле аша хезмәткә төшендерү, Тукай әсәрләренең бүген дә актуаль икәнен күрсәтү. Әлеге спектакльдә балалар бер-берсен тыңларга, ярдәмчел булырга, командада эшләргә өйрәнәчәк.

Спектакльдә Габдула Тукайның шаян, шук Былтыры янәдән урманга утынга җыена. Әмма бу юлы ул ялгызы гына түгел, ә үзе белән бергә яңа дусларын – тамашачыларны да тылсымлы урманга, маҗаралы сәяхәткә чакыра. Төрле биремнәр, уеннар, җыр-биюләр белән үрелгән бу сәяхәттә аларга Тукайның Күбәләге, Су анасы, һәм Шүрәлесе дә очрый!  Әлеге хис-кичерешләргә бай интерактив спектакльдә балалар үзләре дә әкият геройларына әверелә. Былтыр белән бергә сынаулар үтә һәм төрле образларга кереп, аю, бүре, төлке һәм хәтта поши булып йөреп карый. Иң җитез һәм уңганнарга, әлбәттә, бүләкләр дә каралган. Ә анысын инде спектаклебезгә килгәч үзегез күрерсез.

Чыганак: mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*