tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балаларның җәйге ялы файдалы һәм күңелле үтә
Балаларның җәйге ялы файдалы һәм күңелле үтә

Балаларның җәйге ялы файдалы һәм күңелле үтә

2024 елда Мордовия мәктәпләре яны җәйге лагерьларындагы балалар беренче сменада, ә ул 21 көн дәвам итә, яллары файдалы һәм күңелле үтә.

2024 елдан мәктәп яны лагерьларын оештыруга яңа санитар-эпидемиологик таләпләр үз көченә керде. Алар балалар өчен күрсәтелә торган хезмәтләрнең куркынычсызлыгын, уңайлылыгын һәм сыйфатын арттыруга юнәлдерелгән. Көн режимы – сәламәтлекне ныгыту, физик һәм иҗади сәләтләрне үстерү өчен ачык һавада максималь тору. Спорт һәм мәдәни чаралар үткәрү. Туклану да тулы һәм балансланган: яшелчә, җиләк-җимеш, сөт продуктлары, ит, балык һәм башка файдалы продуктлар керә.

Флора Әхмәтҗан кызы Шамонова җитәкчелегендәге Рузаевка районы Татар Пешлә урта гомуми белем бирү мәктәбе яны “Орлята” балалар өчен ике лагерь – 7 яшьтән алып 10 яшькә кадәрге укучылар контингенты белән көндезге сәламәтләндерү лагере һәм 14 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге укучылар контингенты белән хезмәт һәм ял лагере эше оештырылган. Өченче июньдә кызыклы лагерь тормышы иртәнге аштан соң лагерь сменасын ачу тантанасы белән башланып китә. Тантаналы линейка Россия Федерациясе Дәүләт флагын күтәрү һәм РФ гимнын башкару тантанасыннан башлана. Көннең беренче яртысында балалар лагерь кагыйдәләре һәм законнары белән танышканнар, шулай ук каникул чорында куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрелгән, эш планы турында фикер алышканнар. Балаларның физик үсеше өчен иртәнге зарядка һәм төрле хәрәкәт уеннары үткәрелә. Лагерь балалары өчен кызык-лы интеллектуаль-күңел ачу программасын Татар Пешләсе китапханәсе “БИТ-21” хезмәткәрләре әзерләп үткәргәннәр. Лагерь җитәкчесе Сабина Руслан кызы Макунинадан лагерь эше турында сораштым. Ул: “Балалар интеллектуаль-күңел ачу чарасында коллективны берләштерү уеннарында катнаштылар, әкият персонажларын искә төшерделәр, күңелле ребусларны һәм табышмакларны чиштеләр, “Үзең турында сөйлә” уенында рәхәтләнеп уйнадылар. Чара дәвамында югары эшчәнлек һәм яхшы психологик атмосфера сакланды. Балалар кызыксыну, активлык, мөстәкыйльлек күрсәттеләр. Көн күңелле һәм файдалы үтте, бик күп уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф алдылар.

Башка көннәр дә көн тәртибендәге план буенча үтә. Мәсәлән, Россия Федерациясенең дәүләт бәйрәме көнендә, ә ул 12 июньдә иде, мәктәп яны лагерында ял итүчеләребез ил тарихы белән таныштылар. Балаларның белем багажын Россия Федерациясе географиясе, аның флорасы һәм фаунасы, уникаль табигый байлыклары, милли ризыклары, субъектлары, халыклары һәм танылган Ватандашлары турында мәгълүмат белән тулыландыру өчен бу бик яхшы мөмкинлек иде. Әлеге бәйрәм хөрмәтенә Татар Пешлә клубы хезмәткәрләре асфальтта рәсемнәр конкурсы оештырдылар”.

Менә шундый эчтәлекле һәм кызыклы чаралар тулы программаны тормышка ашырып киләләр алар.

Ләмберә районы Аксен урта мәктәбе “Төсле учлар” җәйге ял лагерында 11 нче көн! Иртә гадәттәгечә, Россия Федерациясе гимны һәм линейкасыннан башланган. Аннары “Өстәл һәм күчмә уеннар көне” үткән. Балалар зур рәхәтлек белән шашка, домино, мемо уйнаганнар, викторинада катнашканнар. Көн дәвамында Аксеново мәдәният йортында балалар өчен цирк тамашасы узган. Көннең нәтиҗәсе – шатлыклар диңгезе һәм бик яхшы кәеф. Шул ук көнне, ягъни Россия көне алдыннан, Россия Федерациясе паспортына тышлыкларны һәм “Движение Первых” проекты кысаларында “Без-Россия гражданнары” билгеләрен тапшыру тантанасын Аксен урта мәктәбенең тәрбия буенча директор киңәшчесе Рушания Низаметдин кызы Шәмшетдинова үткәргән.

Ромодан районы Алтар урта мәктәбе яны балалар җәйге ял лагеренең бер көне ничек үткәнен белдек. Ул – ундүртенче көн иде, “Кояш бәрелүеннән ничек сакланырга” дигән темага сәламәтлек минуты белән башлана. Иртәнге аштан соң балалар иҗтимагый-файдалы хезмәт белән шөгыльләнгәннәр, ә көннең икенче яртысында уен формасында җәяүлеләр өчен юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабатлаганнар.

Тагы бер лагерьнең бер көне турында сөйлисе килә. Мәсәлән, Кадошкино районы Латышовка урта мәктәбенең «Кояшлы нурлар» мәктәп яны лагерында 27 бала, башка мәктәп яны лагерьларында күк, түләүсез ял итә алар. Җитәкчесе – Рузалия Рәстәм кызы Кандралеева. Шулай, 18 июньдә Латышовка урта мәктәбенең “Кояш нурлары” мәктәп яны лагеры тәрбияләнүчеләре өчен Усыскино авылына һәм Инсар шәһәренә сәфәр оештырылган. Сәфәр алдыннан балалар стратонавтлар очышы турында фильм караганнар һәм Усыскино авылында урнашкан һәйкәл янында, Инсар шәһәрендәге “Туган якны өйрәнү” музеенда булганнар. Аннары балалар Инсар шәһәре М.Горький исемендәге паркта ял итеп, спорт тренажерларында да көч сынаганнар. Ә шул ук районның Большая Поляна авылы төп мәктәбе яны “Салават күпере” ял лагере балалары, яңгырлы көннәрдә, кул эшләре белән шогыльләнеп матурлык тудырганнар.

Россия халкы өчен Бөек Ватан сугышы башланган көн – “Хәтер һәм кайгы көне”. Бу датага багышлап “Салават күпере” ял лагере балалары, Зәйнәб Хөсәен кызы Кильдеева җитәкчелегендә, эчтәлекле “Якты хәтер: тарих белән очрашу” дигән чара үткәрәләр.

Менә шулай Мордовия мәктәпләре яны лагерьларында балаларның җәйге ялы файдалы һәм күңелле үтә.

Наилә НАСЫРОВА

Чыганак: “Юлдаш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*