Балтач үзәк мәчете үзенә «Мәгърифәт мәркәзе» статусы алды һәм, сөенечкә, аның бөтен эшчәнлеге киң мәгънәле, беренче карашка яңгыравыклы булып тоелган шушы исемне аклауга багышланган. Соңгы елларда булган барлык яңалыклар да шушы максатка хезмәт итә иде, дисәк тә, арттыру булмас.
Барысы да моннан унбиш-уналты еллап элек, Балтач үзәк мәчетенә бер-бер артлы югары дини белем алган дүрт Балтач егете – Рамил Бикбаев, Гомәр Гомәров, Марат Сәйфетдинов, Илшат Сафин кайтудан башланды. Алар аңа икенче сулыш өрде. Бу сулыш шулкадәр шифалы булды: бер уйда, бер нияттә булулары белән бу егетләр мәчеткә халыкны, иң сөенечлесе – яшьләрне, балаларны күпләп тарта алды (нәтиҗәсе күз алдында: шул еллар эчендә Балтачта өч мәчет төзелде һәм өчесе дә гөрләп эшли, Илшат – шуларның берсендә имам-хатыйп). Мин генә түгел, бик күпләрдән: «Мәчет менә шундыйлар кулында булырга тиеш», – дигәнне, «Сөбханалла, булдыралар бит», – дип сокланганны еш ишетергә туры килә.
– Әлхәмдүлилләһ, намаз вакытларында гына түгел, мәчетебезнең, гомумән, буш торганы юк. Иртәдән кичкә кадәр халык өзелми, барыбыз да шушында. Мәчет бит ул намаз уку урыны гына түгел, мәгърифәт үзәге булырга тиеш. Бездә менә ундүрт ел инде Казандагы Ислам дине кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге югары мәдрәсәнең бүлекчәсе эшләп килә. Атнаның өч көнендә төшкә кадәр бер төркем, кичен икенче төркем укый. Шимбә- якшәмбе көннәрендә бакча балаларына һәм беренче сыйныфта укучыларга белем бирә башладык, – ди әлеге мәчетнең имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев.
Болардан тыш биредә беренче баскыч белем бирү курслары – башлангыч мәдрәсәләр эшли, мәчетнең үз китапханәсе бар, «Нәсыйхәт» исемле дини кушымта чыгаралар, мәчеткә өстәп, өр-яңа, заманча мәдрәсә төзелгән, «Гаилә үзәге» эшләп килә. Шушылар янәшәсендә күптән түгел мәчетнең үз музее эшли башлады.
Бүген сүзебез – әнә шул әлегә республикада беренче һәм бердәнбер булган, районыбызның дини тарихына, үткәненә багышланган музей турында. Сүз уңаеннан, «Балтач мәчетләре. Үткәне һәм бүгенгесе» дигән бик сыйфатлы китап чыгарып та, республикада башкаларга үрнәк күрсәтте инде балтачлылар. Авторы – Гарифҗан ага Мөхәммәтшин.
– Безнең күптәнге хыял иде бу, – ди музей турында Рамил хәзрәт Бикбаев. – Музейның бер өлешендә күп еллардан бирле бөртекләп җыйналган, авылларыбызда, өлкәннәребездә сакланып калган, бирегә китерелгән, Марат хәзрәтебез тарафыннан өйрәнелгән китаплар тупланган. Алар бик күп, болар барысы да – районыбызда нинди гыйлемле халык яшәвенә, нинди асыл муллалар-абыстайларыбыз булганына тагын бер дәлил. Музейга килгән һәр кеше үзе өчен биредә кызыклы, бай мәгълүмат тапсын, сабый балалардан алып өлкәннәргә кадәр биредән «буш» чыкмасын дип тырыштык.
Миңа да әхлак укытучылары, абыстайлар белән бергә музейны күрергә насыйп булды. Заманча, якты, зәвыклы зал. Бөтенесе эзлекле, үзенчәлекле итеп урнаштырылган экспонатлар, тарихи документлар, китаплар… Үзгә мохит каршы ала. Бу залны шушы хәлгә – хәзинәләр тулы музейга әйләндерүгә күп хезмәт куйган мөдире Айгөл ханымга, күренеп тора, бик күп эзләнергә, өйрәнергә, дини һәм тарихи белемне берләштерергә, иҗади сәләтен дә эшкә җигәргә туры килгән. Шушы хәзинәләрдә тупланган мәгълүматларны ул һәрбер тыңлаучыга аңлаешлы, кызыклы, төгәл итеп җиткерә. «Бирегә бер кергән кеше кабат кызыксынып килерлек булсын иде», – ди Айгөл.
Безнең төбәккә ислам диненең килүе, нигезләнүе, ислам динебезне саклап калу өчен көрәш еллары, җәдитчелек һәм кадимчелек арасындагы каршылыклар дигән бүлекләр һәркайсы тарихи фактлар, якташларыбыз язмышы белән бәйләнештә үрелеп бара. Моңа кадәр өйрәнелгән, билгеле булган мәгълүматларга бик күп яңалары өстәлгән. Балтачның беренче-икенче мәхәлләләре метрикалары, төбәк имамнары, аларның нәсел-нәсәбе, мәдрәсәләр эшчәнлеге, иганәчеләр, мөселман дөньясына, динебезне үстерүдә, танытуда, белем-мәгърифәт таратуда, иганәчелек эшендә зур хезмәт куйган атаклы шәхесләребез турындагы ерак сәхифәләрдән «Асылыбызга кайту чоры»на кадәрге берничә гасырлык ара белән бер тында, бер сулышта танышып була.
– Музейның моңа кадәрге өлеше бик бай. Бик күп кызыклы мәгълүмат тупланган. Зур эш эшләнгән. Әмма асылыбызга кайту чоры үзе бер аерым этап, бу чорга игътибарны арттырырга, шушы чорда бәяләп бетергесез зур хезмәт куйган кешеләребезнең, имамнарыбызның хезмәтен танытырга, күрсәтергә кирәк. Бу чорны бүген әле беләләр дип карарга кирәкми, ул хезмәтләр озакламый онытылачак. Бер генә мисал: Басыйр хәзрәт Бикбаев районыбызда динне үстерүгә искиткеч хезмәт куйды, ул яздырган кассеталар белән Җәлил хәзрәтнең вәгазьләре бөтен ислам даирәсенә таралды, күпме китаплар дөнья күрде, – ди Рамил хәзрәт. – Килешәбез. Монда буш урын шактый әле, әлбәттә, дәвам итәчәкбез. Шул ук вакытта репрессияләнгән имам-муллаларыбызның язмышын тулырак өйрәнә башладык. Бу тетрәндергеч язмышлар да музейда аерым бер бүлек булып урын алачак.
Моңа кадәр күрелгән, ишеткән кадәресеннән биһуш булган ак яулыклы өлкәннәребезне Рамил хәзрәт фотосенсор – уен панеле янына чакырды. Мәктәпләрдәге интерактив такталардан аермалы буларак (әле анысы да – өлкән буын өчен тормышның бер могҗизасы), биредә үзеңә кирәк «операция»не һавада – бармак белән генә эшлисе. Мультфильм геройлары белән «элемтә» шулай бара.
– Балаларны мәчетләргә тарту өчен без заманча мөмкинлекләрдән дә файдалана белергә, файдаланырга тиеш, – диде Рамил хәзрәт. – Бу кадәресе нәни сабыйлар өчен кызыклы булса, электрон карта – өлкәнрәкләр өчен, заманча кинозал исә балалар өчен дә, өлкән яшьтәгеләр өчен дә мавыктыргыч һәм файдалы ял урынына әйләнә ала. Заманча аппаратлар, бай фильмотека биредә тәрбия сәгатьләрен мавыктыргыч итеп үткәрергә мөмкинлек бирә. Әлеге очрашуга килеп кушылган Җәлил хәзрәт Фазлыев та, бу замана яңалыклары, матди байлыклар буш тормасын, динебезне үстерүдә, куәтләүдә нәтиҗәле кулланылсын иде, дигән теләген җиткерде.
…Мәчетләр төзеп кенә эш бетми. Алар халыкка якын булсын өчен, «янып» торган имамнар, «Мәгърифәт мәркәзләре» кирәк.
Гөлсинә Хәбибуллина