Кичә, шәүвәл аеның 8нче көнендә (6нчы апрельдә), Балтач мөхтәсибәтендә балалар һәм яшүсмерләр арасында ел саен үткәрелә торган районкүләм Коръән укучылар бәйгесе булып узды.
“Ислам нуры” мәчетенә – кызлар, ә “Раиф” мәчетенә малайлар җыелды. Конкурста районның төрле авылларыннан җыелган 230дан артык малай һәм кыз катнашты.
Катнашучыларның яшенә килгәндә, алар 4 яшьтән алып 17 яшькәчә иде.
Иң яхшы укучыларны 8 номинация буенча ачыкладылар. Һәрбер номинация буенча 5 җиңүче билгеләнде.
Балтач мөхтәсибәтендә иң беренче Коръән укучылар бәйгесе 1994нче елда оештырылган. Ә 2008нче елдан башлап ул һәр елны үткәрелә.
Чыганак: dumrt.ru