tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балтач районы башлыгы махсус хәрби операция зонасында булган
Балтач районы башлыгы махсус хәрби операция зонасында булган

Балтач районы башлыгы махсус хәрби операция зонасында булган

Балтач район башлыгы Рамил Нотфуллин махсус хәрби операция зонасында булган. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында хәбәр ителә.

«Бу көннәрдә без волонтерлар белән Луганск Халык Республикасы, Старобельск, Рубежное шәһәрләрендә булдык. Махсус хәрби операция башланган елда Старобельскида хәрби хезмәт үтүче Балтач районы егетләренең күбесе бүгенге көндә хезмәтләрен контракт нигезендә дәвам итә. Аларга үзебез алып килгән мотоцикл, машинаны, элемтә өчен техник җиһазларны тапшырдык», дип хәбәр итә Балтач муниципаль районы башлыгы социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

«Шулай ук безнең районнан һәм республикадан махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр белән очрашып, аларга җылы киемнәр, азык-төлек, хәрбиләр соравы буенча генератор һәм башка техник чараларны тапшырганнар. Егетләрнең рухлары нык, бердәмлекләре көчле. Укучы балалар язган хатларны да һәркайсы кабул итеп алган», – диелгән хәбәрдә.

Чыганак:tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*