tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балтач районы Бөрбаш Сәрдегәне авылында «Чишмә» бәйрәме узды
Балтач районы Бөрбаш Сәрдегәне авылында «Чишмә» бәйрәме узды

Балтач районы Бөрбаш Сәрдегәне авылында «Чишмә» бәйрәме узды

27 июль көнне Балтач районы Бөрбаш Сәрдегәне авылында «Чишмә» бәйрәме гөрләп узды. Авыл халкының күркәм бер традициягә әверелгән әлеге бәйрәм быел бишенче тапкыр, җиде нәни чыганакларны берләштереп ясалган мул сулы «Нурзидә» чишмәсе янында үтте. «Чишмә» бәйрәме ел саен милли җанлы эшкуар Габделнур Хөсәенов һәм аның гаиләсе тырышлыгы белән уздырыла. Габделнур әфәнде үзе читтә яшәсә дә, туган ягына, туган нигезенә олы хөрмәт күрсәтеп яши.
Авыл халкын бәйрәм белән котларга Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, Кытай һәм Төркиядән килгән милләттәшләребез, җәмәгать эшлеклеләре дә килде.
«Чишмә» бәйрәме белән бергә матур итеп бизәлгән мәйданда авыл Сабан туе да узды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*