tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балтач районында “Хезмәте белән күркәм шәхесләр” дип аталган чара узды
Балтач районында “Хезмәте белән күркәм шәхесләр” дип аталган чара узды

Балтач районында “Хезмәте белән күркәм шәхесләр” дип аталган чара узды

Илдә «Гаилә елы» дип игълан ителгән 2024 ел татар дөньясы өчен «Шәхесләр елы» буларак та үткәрелә. 19 ноябрь көнне Балтач районы ” Катнаш төрдәге Карадуган балалар бакчасы”, “Ак калфак” оешмасы һәм үзәк китапханә белән берлектә шәхесләр елы уңаеннан “Хезмәте белән күркәм шәхесләр” дип аталган чара уздырылды. Чарага узебезнең жирлегебездэн чыккан, районыбыз өчен күп көч куйган Камалова Зөлфирә Фәсхи кызы, Галиева Гөлсинә Әнвәр кызы, Хөсәенов Тәбрис Салих улы, Зарипова Резеда Мөдәрис кызы чакырылды.

Бәйрәмебезне шушы бакчаның нигезен салучы, уңайлыклары, матурлыгы, жылылыгы өчен күп көчен сарыф иткэн, 45 ел мөдир вазифасын башкаручы, дәрәҗәле исемнәргэ ия булучы, тәрбия серләренә төшендеруче Зөлфирә ханымга сүз бирелде. Авыр хезмәтләр аша бакчаның төзелүен күз яшьләре аша сөйләде. Сөенеп шушы бакчанын кадерен белеп яшәргә өндәде. Ул әле дә үз белемен, көчен, тырышлыгы нәтиҗәсендә җәмгыятькә зур өлеш кертә. Татар халкының йолаларын саклау, яшь буынга җиткерү буенча күркәм эш алып бара. Бүгенге көндә “Ак калфак” оешмасының житәкчесе.

Суз узебезнең балалар бакчасында шәфкать туташы хезмәтен башкарган, яна алымнар кулланып эшләгән иҗади табибә, хәзерге вакытта лаеклы ялда булучы Гөлсинә ханымга бирелде. Ул узенең ничек дәвалау, чыныктыру чаралары белән бүлеште. Балаларыбыз да матур шигырьләрен сөйләделәр. Карадуган мәктәбенең атказанган укытучысы, эколог, мәртәбәле исемнәргә лаек булган, тырыш, төгәл, яраткан Тәбрис абыйга сүз бирелде. Хезмәт тәрбиясен үстерсәк, без әхлак орлыкларын чәчербез дип тәмамлады.

Балтач китапханәсе җитәкчесе, мәртәбәле исемнәргә лаек булган, районыбызның мәдәни ягын баеткан, зур өлеш керткэн Зарипова Резеда ханым бирегә чакырылды. Ул узенең сабый чагын, китаплар яратуын, хезмәт тәрбиясен бик матур итеп житкерде. Балаларыбызга бүләкләр тапшырды. Китапханә хезмәткәрләре “Кызыл калфак” әкиятен күрсәткәндә, балалар сөенеп карадылар. Балаларыбыз да узләре ясаган буләкләрен тапшырдылар. Күңелгә якын, узенчәлекле, әхлаклы чара булды. Барыбызга да тырышып эшләргә, хезмәтне яратырга, итәгатьле, белемле, булырга кирәклеген төшендерде. Шәхесләребезне хөрмәт итеп, алардан үрнәк алу өлгесе белэн яшәүне яктыртсак иде.

Зөһрә Бәдретдинова

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*