ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Балтачның 2нче номерлы балалар бакчасы сабыйлары әдәби иртәдә катнашты
Балтачның 2нче номерлы балалар бакчасы сабыйлары әдәби иртәдә катнашты

Балтачның 2нче номерлы балалар бакчасы сабыйлары әдәби иртәдә катнашты

Балтач үзәк балалар китапханәсендә «Сүнми торган йолдыз син, Тукай абый!» дип аталган әдәби иртә үтте.

Чарада катнашучылар – 2нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек төркеменә йөрүче балалар, Г.Тукайның тормыш юлы турында мәгълүматлар тыңладылар. Балалар шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләделәр.

Әдәби иртәнең икенче өлеше «учак тирәли» уеннар уйнап үтте. «Дуслык чылбыры», «Кайнар бәрәңге» кебек уеннар һәркемгә дә ошады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*