Район мәдәният үзәгендә “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Балтач районындагы бүлекчәсе җитәкчесе Зөлфирә Фәсхиевна Камалова җитәкчелегендә авыл җирлекләрендә оешкан “Ак калфак” оешмаларының җитәкчеләре катнашында киңәшмә булды.

“Һәр авылның күренекле шәхесләре, зыялылары, кәсепчеләре, һөнәрчеләре булган. Тарихка күз салсак безнең якларда нәрсәләр белән генә шөгыльләнмәгәннәр бит. Тормыш итәр өчен кирәкле булган бар һөнәрне дә белгәннәр. Әле алай гына да түгел, бер авылга гына хас һөнәр ияләре дә булган. Мәсәлән, Салавыч авылын гына алыйк, алар элек данлыклы кыярчылар булганнар, үстереп сату иткәннәр. Ә хәзер Салавыч халкы бик булдырып казалык ясау эшенә керешеп китте. Уен коралына килсәк, скрипкада бик оста уйнаганнар, үзләре дә ясый белгәннәр, Хәтта скрипкада уйнарга өйрәтүче укытучыларына кадәр булган. Бүгенге көндә ул ханым Мәскәү шәһәрендә яши. Үзе үлгәч скрипкасын Салавычка кайтартырга дип васыятен дә әйтеп калдырган. Биктәш авылына килсәк, гөсләдә бик оста уйный белгәннәр…”, – дип нигезле мисаллар китерде Зөлфирә Камалова.
Киңәшмәнең җанлы фикер-тәкъдимнәр алышу мизгелләре чәй табыны артында үтте. Авылларда китапханә, клуб, мәктәп биналарында булдырылган музейларда булырга, кәсепчелеккә кагылышлы мәгълүматларны алар аша табарга мөмкин булуы да искәртелде.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов бу киңәшмәдә катнашып, әнә шундый ханымнарны бүләкләп узды. Норма авылында яшәүче мактаулы мәгариф ветераны, Кариле авылы тарихын барлап “Кариле – Кара Иле” китабын бастырып чыгартуда үзеннән саллы өлеш керткән, район чараларының бигрәк тә татарның милли бәйрәме Сабантуйны үткәрүдә һәр ел саен иганәчелек ярдәме күрсәтүче, лаеклы ялда булса да бүгенге көндә дә халыкка сәүдә хезмәте күрсәтүен дәвам итүче, “Нурминка” кибетләр челтәре җитәкчесе Гөлсем Миңнебаевага, Карадуган авылында урнашкан “Себер тракты тарихы. Муса Җәлил” музейлары директоры, күп кенә район һәм республика конкурс-фестивальләре призеры, гаиләдә милли традицияләрне саклап калып һәм үстерүдә, халыкка танытуда керткән өлешләре өчен Фирая Зыятдиновага Рәхмәт хатлары тапшырды. Шулай ук әлеге Рәхмәт хаты район мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләү бүлеге җитәкчесе, милли гореф-гадәтләрне саклап калуда һәм балалар бакчаларында милли семинарлар оештыруда мактаулы хезмәте өчен Гөлнара Нотфуллинага да бар иде. Ләкин ул бу чарада катнаша алмады. Һәркайсына куйган хезмәтләре өчен Илһам Гайнетдинов ихлас ихтирамын белдерде.
«“Ак калфак” оешмасын районыбызда һәркем белә, таный. Аларның хезмәте – “Бишек туе”, бишек җырларыбыз, шәҗәрә бәйрәме, балага исем кушу кебек күп кенә милли йола, гореф-гадәтләребез белән үрелеп, Татартан, Рәсәй, хәтта Бөтендөнья татарлары киңлекләренә таралды. Әле дә тәҗрибә уртаклашу, элемтәләр булдыру өчен төрле илләрдән, шәһәрләрдән чыгалар. Быел Казанда бөтендөнья яшьләр форумы үткәрү планлаштырыла. Бу эштә дә үз үз гамәлләрегез белән ярдәм итсәгез иде, татар яшьләре миллилеккә сусаган була. Аларны да үз районыбыз җирлегендә кабул итәргә туры килсә, канәгать булып, якты матур тәэсирләр алып китәрлек итеп кунак итәргә, үзебезнең яшәешебез, тарихыбыз белән таныштырырга кирәк булачак! Без сезгә ышанабыз һәм сезгә таянабыз! – дип үзенең чыгышында Илһам Гайнетдинов.
Шушы күтәренке рухта “Ак калфак”лылар Балтач урта мәктәбе базасында быелгы уку 
Равил Фәхретдиновның исемен мәңгеләштерү йөзеннән галимнәр тарафыннан Казанда музей ачарга кирәк дигән тәкъдим кертелгән чорда “Ак калфак” оешмасы рәисе Зөлфирә ханым Камалова галимнең гаиләсенә, туганнарына “Бу музейны Балтачта ачарга кирәк” дигән тәкъдим белән мөрәҗәгать итә. Аларның ризалыгын алгач, район башлыгы Рамил Нотфуллинның рөхсәте белән бу музейны Равил Фәхретдинов үзе белем алган, хезмәт юлын шушында башлаган Балтач урта мәктәбенә кайтартуга ирешә. Зөлфирә Фәсхиевнаның бу олы хезмәте – район тарихы өчен зур мәртәбә.
“Чөнки Балтачның үзендә, район үзәге буларак, бер музей да юк бит. Районга читтән килгән кунакларны тарихыбыз белән таныштыру өчен Чепья, Карадуган музейларына алып барабыз. Шодадагы Мирхәйдәр Фәйзинең музей-йортын күрсәтәбез. Ә менә хәзер район үзәгендә андый истәлекле урын Балтач мәктәбендә дә булдырылды. Музейны булдыруда, Равил Фәхрединовның исемен мәңгеләштерүдә галимнең гаиләсенең, туганнарының, бертуган Рашит, Рафис Илясовларның, мәктәп коллективының ярдәме, тырышлыгы зур булды. Чиксез рәхмәт аларга. Милли музейга тапшырыласы шәхси әйберләре, документлары, кульязмалары, фотолары, китаплары, фәнни эшләре Балтачыбызга кайтартылу, музеебызда урын алу – бу үзе бер горурлык һәм хәзинә!” – дип таныштырып үтте.
Музей белән таныштыруны мәктәптә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып 
“Ак калфак” хатын-кызлары мәктәп белән танышуны китапханәдә дәвам иттеләр. Биредә китапханәче булып район “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы әгъзасы Фәнзия Төхвәтуллин хезмәт куя. Ул кунакларны китаплар турында кызыклы, бай мәгълүмат белән таныштырды.
“Фәнзия тырыш хезмәте, яңа идеяләре белән һәрчак куандырып кына тора. Ул Балтач мәктәбе китапханәсен республикада таныта алды, ә үзе һөнәри осталыгы ягыннан беренче урын яулады. Шулай ук мәктәптә иҗади конкурсларлар уздыруда, концертлар оештыруда алыштыргысыз режиссерыбыз да әле ул безнең!” дип мактап узды аны Руфия Закирова.
Менә шундый булдыклы, милләт җанлы гүзәл затлары булу белән мактаулы ул “Ак калфак” оешмасы.
Яңалыклар белән танышу район социаль яклау бүлегендә дә оештырылды. Биредә район халкы өчен тудырылган уңайлыклар, ачылган яңа кабинетлар аларны җәлеп итте.
“Һөнәрчелеккә өйрәнү өчен бүлеккә генә килергә кирәк икән. Бакчачы, тегүче, чәч кисүче һөнәрләрен үзләштерергә, компьютердан дөрес файлана белергә монда өйрәнергә мөмкин. Психолог бүлмәсендә консультация алырга да була. Бик уңайлы оештырылган”, – дип хупладылар биредәге яңалыкларны “Ак калфак”лылар.
«Ак калфак” материаллары буенча



