Балтачның Кенәбаш авылы китапханәсендә «Бала җанлы әдип» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Ул Татарстанның халык шагыйре, журналист, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Миңнуллинның туган көненә багышланды.
«Хезмәт» сайтында хәбәр ителгәнчә, шагыйрьнең иҗатын сөюче укучылар күргәзмә белән танышкан, шигырьләрен укыган.
Чыганак: tatar-inform.tatar