tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балтачта «Балтач моңнары» фестивале дәвам итә
Балтачта «Балтач моңнары» фестивале дәвам итә

Балтачта «Балтач моңнары» фестивале дәвам итә

Кичә балтачлылар алдында Нөнәгәр авыл җирлеге үзешчәннәре имтихан тотты.

Тамашача иң элек күргәзмә белән танышты. Аш-су осталары әзерләгән ризыклар, искиткеч матур картиналар, үләннәрдән әзерләнгән чәйләр, җирлекнең уңган ханымы Гөлзифа Нәҗипова тукыган паласлар, хуш исле миллеләр, калайдан әзерләнгән чәчкәләр, махсус хәрби операциягә әзерләнгән коры ашлар… Райондашларыбыз кызыксынып күзәтте күргәзмәне.

Тырыш, эш сөючән, сәләтле халык яши Нөнәгәр җирлегендә. Кул эшләренә генә түгел, җыр-моңга да бик оста алар. Сәхнәне ут итте үзешчәннәр. Үзгә бер җанлылык белән үтте бу кич.

Җәйге кичтә райондашларыбыз күңелләренә ял өстәп, матур җырларын, чыгышларын бүләк иткән җирлеккә зур рәхмәт!

Чыганак: baltaci.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*