Җайлы да,эшлекле дә, игелекле дә кеше инде ул безнең Булат Бакиевич…Гомере буена спортны үзенә юлдаш итеп, районыбызда ел буе узучы футбол, хоккей ярышларын иганәчелек итуе генә җитмәгән иде, безнең көрәш доньясына да кереп китәргә теләк белдерде.
Республикабызның танылган фән эшлеклесе, атказанган химигы –әтисенең бертуган энесе Азат Шәймулла улы Зыятдинов арабыздан китүгә, аның истәлегенә көрәш ярышлары уздыруны үз остенә алып, менә икенче ел инде менә дигән ярыш уздырып киләбез. Икенче елы гына булуына карамастан, ярышыбызның хәтта уздыру урынын да үзгәртергә туры килде быел.
Әтисе Бакый ага Зытдинов исемен йөртүче гимназиянең спортзалы кысан була башлады. Шунлыктан , аның соравы буенча быелгысын “Балтач” спорткомплексында уздырдык. Тагын шунысы белән үзенчәлекле – ике яшь аерымлыгында 18 үлчәүу авырлыгында узучы бердәнбер ярышыбыз ул безнең.
Ачылу тантанасында мәрхүмнең улы Нариман, бу ярышларның тикмәгә генә узмавына басым ясап, әтисенең яшь вакытта көрәшеп йөргән вакытларының күңелле моментларына да тукталып узды. Дәүләт Думасы депутаты, федерациябезнең яңа Президенты Рөстәм Галиулла Кәлимуллин да Азат абый белән аралашкан вакытларын искә төшереп , үз истәлекләре белән уртаклашты. Районыбыз яшь көрәшчеләренә олы җиңүләр теләп, районыбыз данын алга таба да саклауларын сорады.
Булсынга эшли торган җитәкчебез инде ул безнең. Аның хәтле җиңүчене, оештыручыларны бүләкләүне, ике тапкыр бушка туктландыруларны исәпкә алсан, нинди зур бәйге булуын күзаллау авыр түгел. Әле анысына гына риза булмыйча, дуслары арасыннан өстәмә иганәчеләрне табып, призлар фондын да башкалардан уздырып җибәрде. Ах, иттеләр, балалар да, әти-әниләре дә. Аның бу изгелеге, Азат абый рухына изге дога булып ирешсен иде, инде. Азат абыйның кызы да буш кайтмаган. Үзе көне буе ярышларыбызны күзәтеп утырып, кыйммәтле кесә телефонын Арбордан Муса Фәйзрахмановка бүләк итте. Бар көндәшләрен бары тик чиста гына салып чыкты бит.
Районыбызның 13 мәктәбеннән, Казан шәһәреннән, Арча, Кукмара, Әтнә районнарыннан ңыйналган 94 көрәшче арасында ,көрәшебез дә бик көчле барды. Барысы да канәгать калдылар. Саубуллашканда җитәкчебез олы бер үтенечен дә җиткерде. “Җиңү яулаган балаларыбыз матбугат битләрендә үз исем-фамилияләрен күреп, шатлансыннар иде,тагын бер кат җиңүләре белән горурланысыннар иде”, – диде ул. Аның үтенечен искә алып , җиңүчеләребез белән таныштырып узабыз.
2010-12 елларда туган балалар арасында- 40 кг.да-Азат Галимов/Арбор/, Илнар Галәүтдинов, Мөхәммәт Мифтахов, Раяз Хәсәенов/өчесе дә Арчадан/. 45 кг.да-Рүзәл Галимуллин/Смәел/, Ислам Галиев/Балтач/, Гадел Хөсәенов, Рүзәл Камалов/икесе дә Бөрбаштан/. 50 кг.да-Ильяр Мөхәммәтшин/Әтнә/, Мәүлет Ибатуллин, Ильназ Фәттахов/икесе дә Кукмарадан/, Ирек Бикбов/Чепья/. 55 кг.да-Билал Галимуллин/Бөрбаш/, Данияр Маннапов/Салавыч/, Алмаз Гыйззәтуллин/Арча/, Данияр Габдрахманов/Кукмара/. 60 кг.да-Йосыф Ибраһимов/Кукмара/, Әхәт Әскәров/Арбор/, Денис Яковлев/Урта Көшкәт/.
Айнур Хөснетдинов /Карадуган/.65 кг.да-Мөхәммәт Гыйбадуллин /Бөрбаш/, Ильяс Фәхретдинов /Пыжмара/, Жасульбәк Мирзакасыймов /Арча/. 70 кг.да-Самат Кәримуллин /Кукмара/, Раяз Нәбиев /Балтач/.75 кг.да-Фәнис Фәсхетдинов/Арча/, Тимур Ибраһимов /Казан/, Әнәс Мифтахов /Арбор/, Газинур Шиһапов /Арча/. Югары үлчәүдә-Данияр Әхмәдиев /Арча/, Әсхәт Габделхәев /Балтач/, Ильяс Биккинин /Карадуган/.
2013 елгы һәм аннан соңгы елларда туган балалар арасында- 25 кг.да-Рамазан Нигьмәтуллин /Сосна/, Солтан Әшрәфҗанов /Яңгул/, Рүзәл Хәтимов /Бөрбаш/, Әмирхан Гыйбадуллин /Бөрбаш/.28 кг.да- Муса Фәйзрахманов /Арбор/, Рияз Сабиров /Балтач/, Камил Закиров /Норма/, Инсаф Габделхәев /Балтач/.30 кг.да-Сәлим Шакиров /Арбор/, Азамат Фаязов /Чепья/, Кәрим Галимҗанов, Алим Абдуллин /икесе дә Нормадан/.32 кг.да-Даян Әхмәдуллин /Балтач/, Тимур Хабибрахманов /Яңгул/, Илсаф Йосыпов /Чепья/, Раян Ганиев /Норма/. 36 кг.да- Наил Сафиуллин /Пыжмара/, Юныс Ризванов /Балтач/, Ислам Нигьмәтуллин /Арбор/, Сәйдәш Шакиров /Смәел/.40 кг.да-Фирдәвес Гыйбадуллин /Бөрбаш/, Реназ Сабиров /Балтач/, Ранис Шәрипов, Ислам Фәйзрахманов /икесе дә Нормадан/.45 кг .да-Ирек Хәйретдинов /Балтач/.50 кг.да-Глеб Мартынов /Чепья/.60 кг.да-Сөләйман Галимов, Муса Галләмов /Сосна/, Камил Ганиев /Яңгул/, Данил Константинов /Чепья/.
Нурзада Сәмигуллин,
Балтач бистәсе
Чыганак: baltaci.ru