tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балтачта-чәй йоласы
Балтачта-чәй йоласы

Балтачта-чәй йоласы

Татарларда чәй ин зур затлы сый-хөрмәт билгесе. Татарстанда хәзер дә чәй эчәргә бик яраталар. Самоварсыз йорт бик сирәктер. Дөрес, күпчелеге электр самоварлары, термопот-кнопкаларына гына басасы, аларны ягып җибәрергә дә, өрдерергә дә, кагарга да кирәкми. Ә менә бер яки ике чиләкле чын самоварлар санаулы гына калып бара. Ләкин халык йоласы бер дә искерми.

1986 нчы елның август аенда Казанда «Чәй көне» уздыру фикерен хуплап чыгалар. Һәм менә, төрле ресторан һәм кафеларда, базарларда һәм ярминкәләрдә, клубларда һәм мәдәният сарайларында самоварлар шаулый. Беренче Казан бәйрәме – Чәй көне башланып китә…

Балтач муниципаль районы «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы вәкилләре мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә әлеге йоланы кабат торгызу ниятеннән, борынгы заман самоварларыннан торган күргәзмә эшләргә кирәк дигән фикергә килдек һәм эш башланып китте. Элеге эзләнүләр вакытында күп төрле мәгълүматлар ачыкланды…

“Ак калфак” бүлекчәсе әгъзәсе Бариева Гүзәлия:

  • Күпме еллар инде үтелгән. Онытылып барган милли хәзинәләребезне саклап калу максатыннан Балтач мәдәният үзәгендә “Чәй бәйрәме” һәм борыңгы самаварлар күргәзмәсе оештырырга планлаштырдылар. Бу идеяне хуплап, без дә борынгы самоварлар эзләнергә керештек. Әлеге эзләнүләр вакытында нинди генэ зәвыклы самаварлар очрамады. Шулар арасыннан иң зур самоварга тукталдык. Бу самовар Борбаш авылында яшәүче Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәтнеке иде. Без бу самовар сезгэ каян килде дип сорау биргәч, ул: “Балалар җитеп башлы-күзле булгач, кода – кодагыйларда ишәеп китте. Түгәрәк өстәлләребез тагын да зурайды, бәйрәмнәрдә милли татар ашлары белән табын әзерләү, хәл сорашып чәй эчүләр күркәм гадәткә әйләнде. Хәдаим очрашып торабыз, ә бер очрашуда күңелемә ЗУР самовар җитми икән безгә дигән уй керде. Әллә уемны сизделәр, әллә ходайның амин дигән сәгатенә туры килде, 55яшьлек юбилеема бүләк иттеләр. Гомер уртамның якты истәлеге, кадерле бүләге ул – самовар, – дип җавап бирде Җәлил хәзрәт.

Субаш мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Фаезова Эльмира:

  • Борынгы самоварларны эзләү безнең өчен бик кыен булды. Чөнки, 1990нчы елларда авыл өйләренә газ тоташтыру сәбәпле, самоварларның кирәклеге калмый. Авылда яшәүче халык кайсы карангы бүлмәгә, кайсы чормага, кайсы өй асларына алып куя. Ул заманнарда самоварларның бәяләре бик түбән булу сәбәпле, авыл халкы кытлык кичергән чорда, өйдән-өйгә йөрүче чегәннәргә 1-2 кг. сары өрек җимешенә алыштырганнар яки сатып җибәргәннәр. Безнең җирлеккә өч авыл карый. Шулар арасыннан Поч-Сосна авылында гана таптым, ул да булса бик кечкенә – 1 литрлы самовар иде. Самовар Нурлыхода Нәбиеваның әнисе Таҗетдинова Галиябануга(1909 елгы), кияүчә кыкканда бирелгән Фатыйхов Гарифҗанның туй бүләге. Самовар 1885 елгы, Грецов М.А. тарафыннан ясалган. Чепья базарыннан сатып алынган.

“Ак калфак” бүлекчәсе әгъзәсе, Сәрдек авыл клубы мөдире Низамова Рәйхана:

  • Үзебезнең авылдан җиз самоварлар таба алмагач, янәшәдәге 12 йортлы Иске Пукшинер авылына киттем. Булмады бугай инде дип, соңгы өмет белән ахыргы йортка керсәм, Файзуллин Рамил: “Бар ул миндә, нишлисез аның белән?”, – дип сорады. Шул вакыт күршесе: “Саталардыр, бик кыйммәт торалар бит алар”, – диде. Шуннан мин эшнең нәрсәдә икәнен аңлатып бирдем. Самовар 1893 елда Тула шәһәрендә чыккан. Алексей һәм Иван Баташевлар исемен йөртә.

Самоварларны туплап бетергәч, 19 октябрь көнне Яңа иҗат сезонын «Чәй бәйрәме»ннән башладык. Биредә олпат самоварлардан башлап, көмеш, бакыр, жиз йөзлекләрендә нур балкыткан 40 самовар «парадка» чыкты. Биредәге самоварлар музейга куярлык чын сәнгать әсәрләре. Бәйрәмне, йола буенча, агач күмере белән куелган ун литр су сыешлы никель бахадир ачып жибәрде. Аның «палковникларча көр тавышына» дәрәҗәләре ягыннан икенче баскычта торган медалле һәм бик бәләкәй электр чәйнекләре кушылды.

Зәңгәрсу эскәтерләргә телеңне йотарлык төрледән-төрле ризыклар тезелде. Татарның чәй өстәле борын-борынгыдан дан тоткан. Ләкин тәм-томнарны күреп кунакларның да күзләре уйный башлады. Әле генә табадан тошкән коймак, кош теле, өчпочмаклар, кабак бәлешләре һәм бөккәннәр, балан пироглары үзләре авызга керәм дип торалар… Һәм иң абруйлы ризык-чәй. Иван чәе, Мәтрүшкә һәм бөтнек, сары мәтрүшкә һәм гөлҗимеш кебек үләннәрдән ясалган шифалы чәйләр эчәсең килсә дә рәхим ит, бар да бар.

Гармун моңына күмелеп, ике сәгатькә сузылган чәй йоласынын дәвамы булып, тамаша залы үз ишекләрен ачты. Әле генә чәй тирәсендә кайнаган халык, күз ачып йомганчы залдагы урыннарны алып, алкышлар астында театральләштерелгән концертыбыз башланып китте.

«Мәңге яшә, сәхнә дигән тәхет!» дип исемләнгән иҗат концертында мәдәният үзәгендә эшләп килүче төрле тугәрәкләрнең эшчәнлеген куреп сокланырлык иде.

Мәсәлән: Бөтенрәсәй татар фольклор фестивале «Тугәрәк уен» да катнашып, шулай ук Регионара этник фестиваль «Гөслә-фест», Регионара этник фестиваль «Крутушка», Халыкара конкурс-фестиваль «Этномириада» хәм Республика куләм этнокультура фестивале «Безнең йорт-Татарстан» конкурсларында катнашып, лаеклы урыннар яулаган «Орчык» гөсләчеләр ансамбле, «Җомга көн кич белән», «Чабата биюе» hәм «Узбәк биюе» коллективлары, «Инструменталь ансамбль», «Ветераннар клубы», «Баянчылар ансамбле», нәфис суз hәм Халык театры коллективлары әзерләгән өзекне карап, мәдәният хезмәткәрләренә – Афәрин диясе генә кала.

Балтач муниципаль районы, Балтач шәһәр җирлеге Советы каршындагы “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе

Гарипова Гөлнара Гадел кызы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*