Район Советы, Балтач районы башкарма комитеты, авыл хуҗалыгы идарәсе,шәһәр тибындагы башкарма комитеты хезмәткәрләре миләш, нарат агачлары утырттылар
в Яңалыклар, Слайдер, Милли тормыш, Төп яңалыклар, Кайсыгызның кулы җылы, 21.10.2025 0 2
Район Советы, Балтач районы башкарма комитеты, авыл хуҗалыгы идарәсе,шәһәр тибындагы башкарма комитеты хезмәткәрләре миләш, нарат агачлары утырттылар
Балтач районы Бөтенрәсәй “Агач утырт” халыкара акциясенә кушылды.
Исегезгә төшерәбез быел яз көне Бөек Җиңүнең 80 еллыгы, Ватанны саклаучылар елы уңаеннан “Хәтер бакчасы” халыкара акциясенә кушылып, Бөек Ватан сугышында һәлак булган райондашларыбыз истәлегенә “Тайгалак-шугалак” мәйданчыгы янына яшь агачлар утыртылган иде.
Көз көне “Хәтер бакчасы” кабат тулыланды. Биредә район Советы, Балтач районы башкарма комитеты, авыл хуҗалыгы идарәсе,шәһәр тибындагы башкарма комитеты хезмәткәрләре миләш, нарат агачлары утырттылар.
Чыганак: baltaci.ru/news