tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балтачта махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына дуслык бәйрәме уздырылды
Балтачта махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына дуслык бәйрәме уздырылды

Балтачта махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына дуслык бәйрәме уздырылды

Балтач районының яшьләр сәясәтенә караган оешмалары -«Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубы, «Хыял» яшьләр үзәге һәм «Форпост» оешмасы — «Сабантуй» ял паркында махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына дуслык бәйрәме уздырды.

Чарага килгән һәр бала квест-уенда, күңелле эстафетада катнашты, лазерлы мылтыктан атты. Бәйрәм кунаклары кайнар мич коймагы һәм тәмле чәй белән дә сыйланды.

Оештыручылар тарафыннан балаларга бүләкләр тапшырылды.

Фирүзә Гатиятуллина

Чыганак: baltaci.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*