tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балтачта «Шушма моңнары» дип исемләнгән бәйге башланып китте
Балтачта «Шушма моңнары» дип исемләнгән бәйге башланып китте

Балтачта «Шушма моңнары» дип исемләнгән бәйге башланып китте

Балтачта Гаилә елы уңаеннан җирлекләр арасында «Шушма моңнары» дип исемләнгән бәйге башланып китте.

Бәйгегә Балтач шәһәр җирлеге старт бирде, аннан райондашларны Бөрбаш җирлеге кунакка дәште.

20 июнь исә балтачлылар Борнак авыл җирлеге үзешчәннәре әзерләгән концерт программасы, мастер-класслар, күргәзмә белән таныштылар.

Үрнәк гаиләләр, буыннардан күчеп килгән милли гореф-гадәтләр, ризыклар һәм җыр-биюләр белән истә калды кичәге көн. Озак еллар иңне-иңгә куеп, тормышның бар авырлыкларын кичеп, сөенечләрен бүлеп яшәгән  Зөлфия һәм Вагыйз Мөбәрәкшиннарны котлау мизгелләре көчле алкышларга күмелде. Әниле-уллы, апалы- энеле чыгыш ясаган гаиләләр дә бәйрәмнең күрке булды.

Чыганак: baltaci.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*