tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балык Бистәсе районында Миргазиз Укмасыйга багышланган фәнни-гамәли конференция узган
Балык Бистәсе районында Миргазиз Укмасыйга багышланган фәнни-гамәли конференция узган

Балык Бистәсе районында Миргазиз Укмасыйга багышланган фәнни-гамәли конференция узган

Татарстанның Балык Бистәсе районы Үзәк китапханәсендә шагыйрь, драматург, дин әһеле Миргазиз Укмасыйның 140 еллыгы уңаеннан фәнни-гамәли конференция узды. Конференциянең модераторы, Миргазиз Укмасый исемен мәңгеләштерүдә күп көч куйган, шагыйрьнең авылдашы, Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе – Флюра Абдуллина.

«Конференция кунаклары иң элек районның Үзәк мәчетенә кереп Миргазиз Укмасый рухына дога кылды. Конференцияне районның «Үзәкләштерелгән китапханәчеләр системасы» директоры Рәхимә Рәшитова башлап җибәрде. Район хакимияте башлыгы Радик Ислямов теләкләрен Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айгөл Вафина ирештерде», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Иң элек конференцияне оештыруга ярдәм иткән Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиева, ТР Рәисенең мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фонды Башкарма директоры Нурия Һашимова, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров, Казанның «Көтдус»мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин исеменнән күп сәламнәр җиткергәннәр.

«Конференциягә Казаннан олпат шәхесләр кайткан иде. Миргазиз Укмасыйны өйрәнгән галим, филология фәннәре докторы Зөфәр Рәмиев шагыйрьнең гыйбрәтле тормыш сукмаклары хакында сөйләде. Татарстанның халык язучысы, профессор, әйдәп баручы тәнкыйтьче Тәлгать Галиуллин, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов, филология фәннәре кандидаты Гөлназ Хөснетдиноваларның тирән эчтәлектәге чыгышлары да һәркемне җәлеп итте», – диде Флюра Абдуллина.

Шагыйрьнең иҗатын җентекләп өйрәнергә кирәклеге турында фикерләр әйтелгән. «Үзәк мәчет имам-хатыйп ярдәмчесе Равил Сафин Миргазиз Укмасыйның Коръән сүрәсенә әдәби тәфсирен алып килгән иде. Аны Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгенә бүләк итте. Шагыйрьләр – Фәүзия СолтанРәсимә ГарифуллинаВазыйх Фатыйхов күңел хәтирәләре белән уртаклашты», – диде үзәк җитәкчесе.

Миргазиз Укмасыйның шигырьләрен яттан сөйләүчеләр арасында конкурс игълан ителгән булган. Ул «Матбугат.ру» порталы җитәкчесе Данил Сәфәров белән берлектә оештырылган. Бәйгедә катнашучылар Миргазиз Укмасый шигырьләрен сөйләгән. Беренче тапкыр «Билгесез кызга» шигыре җыр телендә яңгыраган. Аны моңлы итеп, Балыклы Чүкәй авылы китапханәчесе Индира Илалова башкарган.

«Татарстан» радиосы журналисты Раил Садретдинов Миргазиз Укмасыйның кызы Ләйлә ханымның Кече Укмас авылына кайткан чагын тасвирлаган фотосурәте һәм Мөхәммәт Мәгъдиевның радиода сакланучы шагыйрь турындагы язмасын китапханәгә тапшырган.

«Шагыйрь юлы» велофестивале проекты турында, аның җитәкчесе Дамир Сафин җиткерде. Миргазиз Укмасыйга багышланган чараларны оештыруда актив катнашучы, Балык Бистәсе районының туризм үсеше буенча баш белгече Эльмира Сибгатова, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Лилия Кәримуллина конференциянең әһәмиятенә тукталды», – диде Флюра Абдуллина.

Чыгыш ясаучыларга Коръән китапларын бүләк иткәннәр. Конкурста катнашучыларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырганнар. «Конференциядә Миргазиз Укмасый исемен мәңгеләштерү буенча чараларны дәвам иттерү кирәклеге турында фикерләр яңгырады. Аның туган авылы Кече Укмас авылы урамының берсенә шагыйрь исемен бирү, 1994 елда яшәгән йорт нигезенә урнаштырылган мемориаль тактаны яңарту, ул урында авыл музеен оештыру кебек җитди мәсьәләләр күтәрелде», – диде татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе.

  • Чараны Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге, Балык Бистәсе районы хакимияте, «Терәк-Опора» иҗтимагый – файдалы хәйрия фонды белән берлектә оештырды.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*