Балык Бистәсе районы Юлсубино (Балтач) авылында Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллинның салон-музее ачыла. Мәктәп бинасына урнашкан музейның ачылу тантанасы 12 гыйнварга билгеләнгән.
«Әлеге музейда Балык Бистәсе районыннан чыгып, татар дөньясында киң танылу алган әдәбият-сәнгать әһелләренең иҗаты да яктыртыла», – дип музей концепциясе белән таныштырды Равил Фәйзуллин «Татар-информ» хәбәрчесен.
Музей ачылу тантанасына Татарстаннан гына түгел, Мәскәүдән һәм Башкортстаннан да кунаклар көтелә.
- Юлсубино авылы мәктәбе 20 ел Равил Фәйзуллин исемен йөртә.
- Яңа ачыласы салон-музейда төрле әдәби кичәләр, очрашулар үткәрелер дип көтелә.