Халкыбызның күңел җәүһәрләреннән берсе – аулак өй. Әби-бабаларыбыз яшь чакларында кичен аулак өйдә җыелып утырганнар. Анда җырлап, биеп, төрле уеннар уйнап күңел ача торган булганнар. Ул җырлар, биюләр, хәтта уеннар да буыннан-буынга күчеп безнең көнгә кадәр сакланып калганнар. Татарстанның Балык Бистәсе район үзәгендәге “Березка” балалар бакчасы тәрбиячеләре төптән уйлап эш итәләр, бәйрәмнәрне еш үткәреп, гореф-гадәтне киләчәк буынга да өйрәтеп калдырырга тырышалар.

-Татар теле дәресләренә балалар бик теләп йөриләр. Аларны дус, тату булырга өйрәтәбез. Киләчәк буынны әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләре, йолалалры белән таныштырып, милли аң тәрбияләү безнең бурычыбыз,- ди татар теле укытучысы, тәрбияче Лилия Хамматова.
Гөлназ Зарипова, Балык Бистәсе районы
“Ак калфак” иҗтимагый оешмасы әгъзасы,
“Авыл офыклары” район газетасы хезмәткәре