tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балык Бистәсендәге Кама елгасы буенда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм узды
Балык Бистәсендәге Кама елгасы буенда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм узды

Балык Бистәсендәге Кама елгасы буенда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм узды

Ел саен Балык Бистәсендәге Кама елгасы буенда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм тантаналы, якты, киң колачлы итеп оештырыла. Быел ул «Татарстанда җәй» республика проекты кысаларында узды.

Бәйрәмгә килгән һәркемгә чәчәкләрдән веноклар үрү, шарлардан композицияләр  ясау буенча мастер-классларда катнашу мөмкинлеге тудырылды, Бөтендөнья татар конгрессының «Ак калфак» район татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы оештырган матур күргәзмәне карады.

Бәйрәм традицион «кәләшләр парады» ннан башланды, ул Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү программасында иң матур тамашаларның берсе булып тора.

– Елның иң яхшы, игелекле, ягымлы көне-Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Гаилә-җәмгыятьнең нигезе ул. Республикабызда гаилә, балалар өчен шартлар тудырыла. Районда бик күп программалар гамәлгә ашырыла. Безнең егетләр махсус хәрби операциядә Ватаныбызны саклыйлар, безне яклыйлар, алар һәм аларның батырлыклары ярдәмендә без яшибез һәм тормышка шатлана алабыз. Һәрвакыт сәламәт һәм бәхетле булуыгызны телим, – диде котлау чыгышында район башлыгы Радик Ислямов.

Бүләкләү тантанасында Балык Бистәсеннән Николай Васильевич һәм Надежда Геннадьевна Лисовлар гаиләсен хөрмәтләделәр, алар ике искиткеч ул-Денис һәм Алексейны тәрбияләп үстергәннәр.  Радик Ислямов аларга мактаулы җәмәгатьчелек бүләге – «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырды.  45 ел буена аларның гаиләсендә мәхәббәт, татулык, ихласлык һәм игелек бергә яши. Чын Ватанны саклаучы тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт сүзләре әйтелде.

Шулай ук 50 ел тату һәм  бәхетле яшәүче Полянка авылыннан Хәмәтвәгыйз һәм Ания Кәримовларны, Балык Бистәсеннән Фәвис һәм Любовь Бәдертдиновларны бәйрәмдә котладылар, Рәхмәт хатлары, чәчәкләр һәм бүләкләр белән бүләкләделәр.

Бәйрәм алдыннан районда Радик һәм Камилла Плотниковларның яшь гаиләсе дөньяга килде. «Бер – берегезне яратыгыз, кадерләгез һәм хөрмәт итегез», – дип теләделәр аларга.

Бер ел элек бу көнне ирле-хатынлы Марат һәм Гөлия Кадыйровларның кызлары Мәрьям туды һәм Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алар өчен үзенчәлекле булды.

Без тарихта эзлебез»конкурсының муниципаль этапта җиңеп чыккан, республика этабы финалистлары Ирек белән Алсу Бикметовларның бергә матур гомер итүләренә 25 ел тулды.

Марат һәм Зилә Мөхәммәтшиннар 2025 елгы Татарстан Гаиләләре фестиваленең зона һәм республика этабы финалистлары булдылар.

Кәләшләр парадында катнашучыларны да бүләкләделәр. Быел традицион «коляскалар парадында» 12 гаилә катнашты, алар матур һәм оригиналь образлар тәкъдим иттеләр.

«Эх полетим» номинацияләрендә Масловлар гаиләсе («Каенкай» балалар бакчасы), «Спасу всегда, спасу везде» – Галимовлар гаиләсе («Бәләкәч«), «Земля в иллюминаторе» – Мингалиевлар гаиләсе («Йолдыз»), «Морская коляска» – Шиһаповлар гаиләсе («Мишутка»), «Берегись автомобиля» – Сафиннар гаиләсе (Масловка «Ягодка» балалар бакчасы), «Ватан өчен» – Мифтахиевлар гаиләсе (Шомбыт, «Малыш» балалар бакчасы).

Район башлыгы аларны дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләде.

Сәхнә осталары якташларына үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр.

Кечкенә балалары булган гаиләләр «Забег в ползунках» ярышында катнаштылар. Балалар, олыларны гаҗәпләндереп, билгеләнгән дистанцияне бик җитез һәм тиз шуышып үттеләр дә финишка килделәр.

Бәйрәм яхшы тәэсирләр калдырды һәм яхшы кәеф бүләк итте.

Чыганак:  https://rsloboda-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*