15 август көнне, кадерле әтиебез, Бөек Ватан сугышы ветераны Хәмзә Абдулкадеровның тууына 100 ел тулды. Кызганычка, арабыздан киткәненә 17 ел инде, 73 яшендә вафат булды, бераз яшисе иде дә бит, ни хәл итмәк…
Әтиебез 1924 елда Түбән Новгород өлкәсенең Өчкүл авылында дөньяга килә, бик иртә, 6 яшендә әтисез кала. Әнисе, безнең Айшә әбиебез дини була, гарәп телендә Коръәнне укый һәм әтиебез анардан күпне өйрәнә, иң мөһиме – анарда әнисе хак динебезгә ихтирам һәм мәхәббәт тәрбияли.
1941 елда иске мәчетне ябып, манарасын кискәч, ул ярымайны алып, үз өйләрендә яшереп куя һәм бу ярымай күп еллар гаиләдә саклана.
Бөек Ватан сугышы башлангач әтиебез 18 яшен дә тутырмыйча, илебезне дошманнан сакларга китә, Ленинград фронтында намус белән хезмәт итә һәм 1943 елда каты яраланып, госпитальгә озатыла. Тик ниндидер хата китү сәбәпле, әнисен, якыннарын кара кайгыга салып, Өчкүлгә “похоронка” килә. Балам һәлак булды дип, көне-төне күз яше түккән ананың улы култык таякларына таянып булса да кайтып кергәч, кичергән шатлыгын күз алдына да китереп булмый. Әти хәрби хезмәткә яраксыз дип табыла һәм җирле колхозда счетовод, бригадир булып эшли, ә соңрак авыл кибетенә сатучы булып урнаша һәм 35 ел бу вазифаны намус белән үти, халыкны азык-төлек, көнкүреш әйберләре белән тәэмин итә. Ул һәрчак алдынгылар сафында була, күп тапкыр төрле дәрәҗә грамоталар белән бүләкләнә, “Отличник Советской торговли” исеменә лаек була, хәтта потребкооперация хезмәткәрләренең VI съездына делегат итеп тә сайлана. Ә 50 яшьлек юбилее уңаеннан “Хөрмәт билгесе” ордены белән бүләкләнгән иде.
Әтинең хәрби бүләкләре дә күп, сугыш тәмамланып, ике дистә елдан артык вакыт узгач та, хәрби комиссариатка чакырып, күптән аны эзләгән медальләрен тапшырган иделәр.
Гаилә хәленә килгәндә, авылдашы Өммегөлсем белән сугыштан соң гаилә корып, 60 ел дус-тату гомер иттеләр, безгә – өч балаларына тиешле белем-тәрбия биреп, олы тормышка озаттылар. Рушания апабыз Уразавылда гомер итә, ә без абыем Әхмәт белән башкалада яшибез.
Кибеттә эшләве белән беррәттән әтиебез җирле колхозда 30 ел ревизион комиссия рәисе булып та торды.
Ул бик ярдәмчел иде, туган авылы өчен янып-көеп яшәде. Өчкүл күрше Яндавишча колхозы составына кергән булганлыктан, бу хәл бик күп уңайсызлыклар тудыра, һәрбер вак-төяк йомыш белән Яндавишчага төшәргә туры килә иде. Авыл халкы үтенечен күздә тотып, әти Югары Советка хат язды һәм колхозларны аердылар.
Катлама күленә дамба эшләп, шлюзлар куйдыру да аның тырышлык нәтиҗәсе. Ул елларда шундый эшләргә хөкүмәт бераз акча бирә иде, әмма зур эшләр башкарырга ул акча җитми. Әти район җитәкчеләре белән сөйләшеп, барлык сумманы һәр ел бер колхозга бирергә дигән тәкъдим кертте һәм карар кабул ителгәннең икенче елында ул акчалар Өчкүл колхозына эләгеп, күл эшләнде.
Ул һәрвакыт хак динебезгә тугры булып калды һәм 1983 елда халык аны имам итеп сайлады. Бу бит әлдә дин тыелган, мәчетләр булмаган чор, Ураза, Корбан гаетләрен “Немойлар йорты” дип аталган урында укыйлар (Яндавишча мулласы Шакер Амирхановның Мәскәүдә яшәүче улы Әббәс Абдулкадеров әнисе Халисә ханым белән бу максатка авылдагы йортларын бирә).
1989 елда әле бер җирдә дә мәчет булмаганда Өчкүл мәхәлләсе дин йорты төзергә кирәк дигән карарга килә һәм әтиебез бу изге эшнең чишмә башында торучыларның берсе була. Төзү материаллары юк заманда ул бер вагон ак кирпеч китерүгә ирешә һәм ул кирпеч мәчетнең нигезенә җитә.
Әхмәт абый белән миңа манарага ай эшләтүне йөкләде. Берничә заводны йөрсәм йөрдем, 16 килограммлык коеп ясалган корыч ай эшләтүгә ирештем һәм зур авырлыклар белән булса да ул айны манарага үзем урнаштырган да идем.
Шулай итеп, 1989 елның 22 октябрендә Өчкүлдә мәчет ачылып, авыл өстендә азан яңгырый башлады. Әти мәчетнең беренче имамы да иде, 1990 елда Уфага барып, Тәлгат Таҗетдин имзалаган имамлыгын раслаучы кәгазь алып килде һәм ике дистә ел дәвамында бу вазифаны намус белән үтәде. Аның тырышлыгы белән мәчеттә мәетләрне юындыру урыны булдырылды, авыл каберлекләре тимер койма белән уратып алынды.
Әтиебезне югары дәрәҗәдәге имамнар да нык хөрмәт итте, мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин Өчкүлгә килгәндә өебездә дә булды, Мәдәнә мәчетен ачуда да мөфти һәм Тәлгат Таҗетдин белән катнашты әти.
Ә 2000 елда Равил хәзрәт Гайнетдинның шәхси чакыруы белән Согуд Гарәбстаны патшасы биргән квота буенча хаҗ кылды, Россия делегациясе составында патшаның резиденциясендә яшәде.
Әти турында әле бик күп язарга була, ул гомер буе Аллаһы Тәгаләнең барлыгына ышанып, гел изге гамәлләр кылып яшәде, бар кешегә ярдәмле булып, кемнең дә гозерен кире какмады. Аңа төрле үтенеч белән мөрәҗәгать итүчеләр байтак иде, гаризалар гына күпме язып биргәндер.
Ул безгә һәр яктан үрнәк булды, әниебез белән дә бик матур, үрнәк гаилә булып яшәделәр. Аллаһыга мең шөкер, нәсел дәвам итә – бүгенгә әти-әниебезнең 7 оныгы, 17 оныкчыклары бар. Туган авылыбызга гел кайтып йөрибез, җәйләрен бала-оныклар да килә. Үземнең зур йортым булса да, туган нигезне дә багып-күреп, тәртиптә тотабыз.
Дөрес тәрбия биреп үстергәннәре өчен без әти-әниебезгә бик рәхмәтле, балаларыбызны тәртипле булып үсүендә дә аларның өлеше зур, чөнки җәй буе авылда торалар иде.
Шуның нәтиҗәсе буларактыр, улларым Мөхәммәт белән Ильяс бабайларының калган гамәлләрен истә тотып, мәчетебезнең 35 еллыгы уңаеннан төрле чаралар – футбол турниры, балалар өчен күңел ачу чарасы оештырдылар.
Язмам күбрәк әти турында булса да, алар әни белән бербөтен иде, шуңа да икесенең дә рухына дога булып ирешсен иде. Амин.
Хаммәт КАДЕРОВ.
Өчүл-Мәскәү.