2025 елның 16 мартында Пермь краеның Барда авылындагы «Колос» спорт комплексында кышкы сезонның ябылуына һәм мәгариф оешмалары арасында муниципаль Спартакиаданың зачетына багышланган чаңгы ярышлары узды.
Җиңүчеләргә Бөтендөнья татар конгрессы истәлекле бүләкләре, җиңүчеләргә закон чыгару Җыелышы рәисе В.А. Сухих бүләкләре тапшырылды.
Барлык катнашучыларга да рәхмәтләребезне белдерәбез һәм алга таба да уңышлар телибез.