Пермь крае, Барда округы, Үдик авылы егетләре Ильяс һәм Илсаф Гыймадетдиновлар ел саен туган җирләрендә төбәк ифтарын оештыралар. Быел да традицияне дәвам итеп, алар 18 март көнне Барда авылында бу күркәм чараны уздырдылар.
Мәҗлескә килгән кунаклар арасында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесеТатарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров та булды. Ул мәҗлескә килгән һәркемне сәламләп, Ильяс һәм Илсаф Гыймадетдиновларга Бөтендөнья татар конгрессы Рәхмәт хатларын тапшырды.
Ильяс һәм Илсаф Гыймадетдиновларның бу чараны оештыруы яшь буын өчен дә үрнәк булып тора. Аларның туган якка булган мәхәббәте һәм татар мәдәниятен саклап калу буенча тырышлыклары авылдашлары өчен горурлык чыганагы.