Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров эш сәфәре белән Пермь краенда. Биредә Барда муниципаль округының Барда авылында татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән киңәшмә узды.
Очрашуда төбәктәге татар җәмәгатьчелеген борчыган актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Данис Шакиров элемтәләрне ныгытуда мондый очрашуларның әһәмиятен билгеләп үтте.
Шулай ук ул чара кысаларында татар җәмгыятенең актив әгъзаларына Татарстан Республикасы Дәүләт бүләкләрен һәм Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын тапшырды.