tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Барда авылында патриот-шагыйрь Муса Җәлилгә һәйкәл ачылачак
Барда авылында патриот-шагыйрь Муса Җәлилгә һәйкәл ачылачак

Барда авылында патриот-шагыйрь Муса Җәлилгә һәйкәл ачылачак

15 нчы июнь көнне Пермь краеның Барда авылында бөек шагыйребез Муса Җәлилгә һәйкәл ачылачак. Аның авторы танылган сынчы Винера Абдуллина. Чарада мәртәбәле кунаклар – Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, җирле җитәкчеләр, Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев һәм төрле төбәкләрдән җыелган татар активы катнашачак. Әлеге тантаналы чара Барда районында узачак XIV Бөтенроссия татар авыллары Сабан туе кысаларында оештырыла. 2013 елда узган Сабан туе көннәрендә бөек шагыйребез Гадулла Тукайга һәйкәл ачылган иде.

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев бүген һәйкәл урнаштырылган скверда булды. Ачылыш тантанасына әзерлек эшләре белән танышты. Чарада Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакиров, Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Аппараты җитәкчесе Фәрһад Латыйпов, Барда районы башлыгы Хәлил Алапанов, җирле хакимият вәкилләре катнашты.

Исегезгә төшерәбез, иртәгә 15 нче июнь көнне Пермь краеның Барда районында милли бәйрәмебез -XIV Бөтенроссия татар авыллары Сабан туе  уза.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*