Юлдагы әңгәмәдәшем Пермь краеннан булып чыкты. «Үзем катнаша алмадым, хатыным, оныкларымны илтеп куйдым да», – диде ул уфтанып. Мин аның күңеленә кереп, Барда җирлегендә үткәрелгән конференциябез, Бөтенрәсәй Авыл Сабан туеның искиткеч әзерлеге һәм оешкан төстә алып барылуы хакында сокланып сөйләп бардым. «Кайтып, сезнең кичерешләрегезне үземнекеләргә дә сөйләрмен әле! Бик зур рәхмәт!» – дип машинадан кулын болгап озатып калды ул.
70нче елларда Пермь якларыннан Татарстан Республикасы Әгерҗе районы авылларына килеп, Иж буе урман итәкләреннән сыра җитештерү өчен күпләп колмак җыйганнар. Бәлки электән үк колмак җыю белән шөгыльләнгәннәрдер. Сыра җитештергәннән калган чимал утырымын барда дип йөртәләр. Димәк, бистәнең Барда дип аталуының сере, колмак җыеп, сыра җитештерүдән килеп чыккан дип ышанып әйтергә була. Алай дисәң, Барда символы – каз. Кайсы вариант дөрестер. Айлар буе фатирда яшәп, олавы белән колмак җыеп алып киткәннәрен ирем бик яхшы хәтерли. Пермь краенда колмак үсми булып чыга. Менә шундыйрак фараз.
13 июнь көнне галим Альберт Әхмәтҗан улы Борһанов җитәкчелегендәге бер төркем төбәкчеләр, журналистлар, фән эшлеклеләре җыелып, автобус белән Барда якларына юл тоттык.14 июньдә Пермь крае Барда районы оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итү һәм XIV Бөтенрәсәй Авыл Сабан туе – 2024 кысаларында төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциясе «Барда районы, Тулба, Сылва-Ирен, Шаква һәм Мулла елгалары бассейны татарлары: Тарих һәм хәзерге заман» исеме астында уздырылуы сәбәп. 15нче июньдә татар халкының иң яраткан бәйрәмнәреннән берсе Бөтенрәсәй Авыл Сабан туе Барда бистәсендә гөрлиячәк.
Урман аланнарында чәчеп үстергәннәр, диярсең, шундый күп булган люпин чәчәкләренә хозурланып бардык. Куерак җирләре дә, сыеграк җирләре дә бар. Ак, кызыл, зәңгәр чәчәкләрдән ачык җир өслегенә тәкыя үреп кигергәннәрмени! Искиткеч матурлык инде! Ә менә Удмуртия урманнарында нәзек кенә өчпочмак рәвешендә озын булып үскән ак чыршылар (пихталар) корып, кибеп утыралар. Күрәсең, аларның тамыры бик тирәнгә китми. Өске өлештә, уңдырышлы туфракта гына үскәнгә, дым җитмәүдән харап булганнар, ахры, мескенкәйләрем. Бу тирәдә алар күп һәм барысы да корыган, диярлек. Пермь краена кергәч, агачлар саны кимеде, санга сирәк күренгәннәре дә корып юкка чыккан. «Халкым минем» тапшыруын әзерләп, халыкка танытучы үткен фикерле Азнакай кызы, журналист Ләйсәнә Садретдинова белән тирә-як табигатен күзәтеп, бик җылы әңгәмә корып бардык. Аның белән якыннан танышуыма да бик шатмын!
Барда районына кергәндә стела янында Барда районының татар һәм башкорт мәдәни үзәге җитәкчесе, Пермь краеның Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Назин Сәлим Нәҗип улы үзенең ышанычлы төркеме белән безне, татар халкының иң татлы милли ризыгы чәк-чәктән авыз иттереп, бик җылы каршы алды. Аннары “Колос” кунакханәсенә урнаштык. Барда белән якыннан танышу максатыннан экскурсиягә дә чыгып кердек.
2024 елның 14 нче июне
Өс-башларны рәткә китереп, тамак ялгап, Барда мәдәни үзәгенең фойесында теркәлү уздык. Китап күргәзмәләрен карадык, тарихи экспонатлар белән таныштык. Шул ук үзәкнең тамаша залында конференция ачылышына без инде әзер! Пленар утырышта күп кенә күренекле шәхесләр докладлар укып чыгыш ясадылар. Тәнәфескә туктап, чәй-кофе эчкәндә, җирле халык белән дә танышып аралаштык. Очрашулар бик тәэсирле узды. Аннары секцияләргә бүлендек. Беренчесе шушы тамаша залында узса, икенче секция кече залда үтте.
Бу җирләр миңа аеруча якын, чөнки мин Пермь өлкәсе Чайковский шәһәрендә туганмын. Барданың 100 еллыгы, шул юбилейга багышлап шигырь язган идем. Бер гаҗәп хәл: шигырем сумкамнан юкка чыкты. Искә төшереп янәдән язып утырдым.
Чыннан да, табигате бик матур! Урман үсеп утырган биек таулар уратып алган Барданы. Сулыклар янәшәсендәге ял итү урыны, парк та искиткеч! Яшим дип яшәгән милләттәшләрем белән горурланып туймаслык! Алтмышка җиткәндә туган ягым туфрагына янәдән аяк бастым! Туган җиремнең якынлыгын бөтен барлыгым белән тоям, сизәм. Назлы җилләре, якты кояш нурлары белән балкып торган бүгенге көн Җиңү мәйданында Татарстан республикасы сәнгать осталары катнашында барган зур концерт программасы белән дәвам итте. Халык күп, бал кортлары күчедәй гөж киләбез.
Татарстан һәм Пермь крае арасында дустанә элемтәләр урнашу иң мөһим һәм уңышлы адымнарның берсе булып тора. Татарстаннан читтә бербөтен булып, дус-тату яшәп яткан милләттәшләребездән үрнәк алырлык! Тарихларын тирәнтен өйрәнеп, алга таба да фәнни конференцияләр, форумнар оештыру кирәклеген ассызыклап үтте җитәкчебез Альберт Әхмәтҗан улы Борһанов. Күренекле шәхесләребез истәлегенә күбрәк мемориаль такталар, һәйкәлләр ачу саваплы гамәл булыр дигән фикерне дә тыңлаучылар игътибарына ул җиткерде. 7000 бардалы сугышка алынып, яртысыннан күбрәге һәлак булган. “Бөек Ватан сугышы геройларын барлау, иң авыр вакытларда металлургия өлкәсендә тырышып хезмәт куйган милләттәшләребезне зурлау, аларны онытмау, халыкка таныту – безнең бурыч! Һәм, әлбәттә, иң беренче юнәлешебез – милли үзаңны үстереп, татар тарихын, авыллар тарихын өскә калкыту, гасыр төпкеленнән казып чыгару”, – диде ул.
Пермьдә яшәп гомер кичерүче, Россиянең атказанган шахтёры, техник фәннәр докторы, күпсанлы китаплар авторы, галим Данир ага Галимҗан улы Закиров мәҗлесебез аксакалы булып утырды, төпле киңәшләрен бирде. Пермь крае мөфтие Әнвәр хәзрәт Аблаев җитәкчелегендә фольклорчы, шагыйрь, журналист Рәшит Фәйзрахман улы Ягафаров каберенә килеп, Коръән укып, дога кылынды, чәчәкләр салынды.
Бераз чиркәүгә охшатып салынган Барда мәчетенә барып гыйбадәт кылу насыйп булды. Социалистик хезмәт герое А.П. Курочкина һәйкәле белән таныштык, музейларда, кибетләрдә йөрдек, концерт карадык һ. б.
15 июнь
2013 елда узган Авыл Сабан туенда Барда район администрациясе бинасы каршындагы мәйданга бөек татар шагыйре Г. Тукайга һәйкәл ачылган булса, бүгенге көн исә Советлар Союзы Герое шагыйрь Муса Җәлилгә бюст ачу тантанасы буларак тарихка кереп калды. Ул Бөтендөнья Татар Конгрессы Милли Шура рәисе Вәсил Шәйхразиев, Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин, Барда муниципаль районы администрация җитәкчесе Хәлил Алапанов катнашында узды.
Һәм без, ниһаять, Сабантуйда кунакта. Рәсәйкүләм Авыл Сабан туенда минем беренче катнашуым. Без үскәндәге сабан туеннан нык аерыла, җир белән күк арасы. Ничектер халык катнашында булырга тиешле җыен халыктан башка гына узды кебек. Гомумән, гади халык трибунага утырып тамаша карады. Шул исәптән, без дә. Сабантуй күренешен бик зур экран аша телевизордан караган шикелле тойгы калды.
Санап та тормыйм, бик күп район үзәкләре, шәһәр, Урал, Себер шәһәрләреннән җыр-бию төркемнәре килгән. Һәрберсе үзенең чыгышын халыкка җиткерергә тырыша. Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов, Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин ярдәме белән оештырылган сабан туена җитәкчеләр үзләре дә килеп, халыкны бәйрәм белән котладылар. Без инде, үз чиратыбызда, Татарстан әләмен, билгеләмәсен күтәреп каршы алдык аларны. Хәтта кул биреп күрешү бәхете дә елмайды үземә.
Сату нокталары тезелеп киткән, кул эшләнмәләре күп. Күчтәнәчкә берничә түбәтәй алдым. Оныкларыма сувенирлар җыйдым. Бу яктан бер минус та күрмәдем мин. Берничә җирдә пылау пешкән зур казаннар тора. Бушлай өләшәләр. Әзерлек шәп, сүз дә юк. Әмма авыл кешесенең, җир кешесенең урыны түрдә түгел, ул бүген читтән күзәтүче ролендә.
Әткәйнең, 50-шәр килограммлы герләр күтәреп, әллә ничә тапкыр мәйдан әйләнгәне, озак еллар беренчелекне бирмәгән “Йолдыз”ының сөенеп-ярсып кешнәгәне, еллар буе колхозда йөк ташыган эш атының, бер ай буе ат чабышы репетицияләрен үтеп тә, алгы рәтләргә чыга алмыйча, арттан чабып килгәне өчен гарьләнеп, аунап, күз яшьләре белән елаганы күз алдыма килеп басты. Аннары мәйданга халык дәррәү чыгып, шул арттан килгән атның муенына чиккән сөлгеләр, тукымалар, яулыклар бәйлиләр иде. Әйе, атлар елыйлар иде, елый беләләр иде. Атны кочып мин үзем дә елый идем. Бүләккә әзерләгән сарык тәкәсен дә ышыграк урынга озын бау белән бәйләп куялар иде. Ә монда эсседә “үлем җәзасы” көтеп яткан җан иясен күреп йөрәгем әрнеде. Торып басарлык түгел, баш калкытырлык кына итеп бәйләп куйганнар иде аны. Үтеп барышлый кулымдагы шешәдән су сипкәч, телләре белән ялманып калды бахыр.
Бакчада үстергән көнбагышны киптереп ак чүпрәк капчыкта саклый иде әбекәй. Кырлы стакан белән 15 тиенгә сата идем шуны. Ничектер бәйрәмнең җаны бар иде. Тере бәйрәм иде ул, ихлас. Балачак сабан туен күрермен дигән өмет белән мин дә әткәй истәлеген – кызыл башлы чиккән сөлгене үзем белән алган идем. Имеш, соңыннан килгән атның муенына бәйлим. Ю-у-у-ук, монда, гомумән, атларны халык алдына чыгармыйлар икән. Бу уемнан кире кайттым: Илдар абый Сафин туктатты. Туктатты гына түгел, сүгеп ыргытты. «Тарихи истәлекне бик бирәсең килгәч, татар атына бирерсең, – диде ул. – Татар атларын өйрән, зачет алырмын», – дип өстәде. Имтихан тотасым бар әле…
Заманга яраклаштырылган сабан туен карап, инде кайтыр юлга кузгалабыз. Безне әйдәкләп йөргән җитәкчебез Альберт Әхмәтҗан улына нинди генә рәхмәтләр әйтим икән?!. Ул чакырмаса, яңа татар сабан туен күрми дә, белми дә каласы идем. Балачак, үсмер, яшь чагыбыз кайда калган, сабантуйларыбыз да әллә кая китмәгән, шул чорда яшеренеп калганнар икән бит. Туган җиремдә үткәрелгән, исеме генә калып барган милли бәйрәмебез – сабантуйларыбыз яшәсен әле, чөнки анда милләттәшләребез җыела. Шуның өчен булса да яшәсен!
Мәйданнарны атлар бизи
Тамырларын татар өзми!
Әлеге сүзләргә хилафлык килмәсен иде!
Рәзилә Хәмидуллина, төбәкче, шагыйрә, медицина хезмәткәре, Әгерҗе районы, Иж-Бубый авылы.