tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Барлы Барда җире
Барлы Барда җире

Барлы Барда җире

Шәхсән үзем бу Сабантуйга Рәүф Хәлим улы Фәсхетдинов җитәкчелегендәге Киров өлкәсе татарларының мәдәният, мәгърифәт иҗтимагый оешмасы төркемендә бардым. Редакциябез хәбәрчеләрен ерак сәфәрләргә алып барганы, ярдәм иткәне өчен Рәүф әфәндегә зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Сабантуй – Сабантуй инде ул. Зур масштаблы бу Сабантуй да бик күңелле узды. Зур бүләкләрдән Татарстан Республикасы президенты тарафыннан ике җиңел машина (берсе көрәш батырына, икенчесе ат чабышында беренче килүчегә)  һәм микроавтобус куелган иде.  Таныш булмаган җирләргә барып кергәч, иң элек ул якның табигате, халкының яшәеше, көнкүреше кызыксындыра. Барда якларыннан алып кайткан хис-кичерешләрем, күргән-ишеткәннәрем белән уртаклашыйм әле.

Барда авылы Пермь шәһәренә 125 чакрым кала крайның көньяк-көнбатышында урнашкан. Ул район үзәге булып тора. Район буенча 26500  кеше яши, аның 10 меңгә якыны – Барда авылында. Биредә иң күп санлы татарлар (65 %), башкортлар (25%), руслар (7 %) һәм башка халыклар яши.

Гайнә татарлары

Археологик казылмалардан күренгәнчә, авыл тарихының тамырлары бик тирәнгә китә. (Бу якларда археологик казылма  эшләре күп алып барыла. Экскурсоводлар сөйләвенчә, бу төбәктә 60 археологик һәйкәл бар). Борынгы заманнарда бу жирләрдә дә фин-угор, төрек кабиләләре яшәгәннәр. Якынча XII-XIV гасырларда шушы җирлектә аккан Тол (Тулва) елгасы буена Гайнә исемле башлыклары белән башкорт кабиләсе килеп урнаша. Шул заманнардан бирле мондагы татарларны да Гайнә татарлары, яки Тол татарлары һәм башкортлары дип йөртәләр. Татар, башкорт телләре кушылып Гайнә татарлары сөйләме килеп чыккан. Мисал өчен: гөмбә – мәчкә, чиләк – бидрә, бияләй – иләсә, баскычтан түгел, күтәрмәдән менәләр, ишек-тупсаны атлап керә-ләр…  Атна көннәренең дә үз исемнәре. Туган көн (дүшәмбе) – бу көнне Аллаһка табынганнар. Атланган көн (сишәмбе) – юлга чыкканнар бу көнне. Кан көн (чәршәмбе) – Аллаһ ризалыгы өчен туганнарга хәер биргәннәр. Әтнә кич  – өйләнергә, кияүгә чыгарга була. Җомга – Аллаһ тарафыннан билгеләнгән иң зур бәйрәм көн. Коры көн (шимбә) – бу көнне кош та оя ясамый диләр, ә хәзерге яшьләр шимбә көн дә өйләнешәләр. Урыс әтнә көн (якшәмбе) – ял иткәннәр, җырлап-биеп тә йөреп була. Боларны Барда мәчетенә кергәч, мәчет музеенда экскурсия уздырган апа сөйләде.

Барда район музеенда да булдык. Ул район мәдәният йортында урнашкан. Барда мәдәният йортын безнең Көлмездәге мәдәният йорты тибында салганнар. Аны 1974 елны оештырганнар. Музей фондында 7 меңнән артык экспонат бар. Бу Пермь ягында татар һәм башкорт мәдәниятен тулысынча күрсәтә торган бердәнбер музей. Барда татар театры да Пермь ягында иң борынгы театрларның берсе. 1918 елда беренче чыгышы булган. Театр шул елдан бирле эшчәнлек алып бара. Музейда театрның экспонатлары һәм фотографияләре дә урын алган.

Сөлгеләр һәм тастымалларда Барда бизәкләре төшерелгән.  Тастымал Барда районының визит карточкасы булып тора. Ә Барда районы гербында каз ясалган – гаилә бәхете, муллык, иминлек-тынычлык символы. Түбәтәйләренең дә аналогы башка җирдә юк. Үз җирлегенә генә хас калфак- лар.  Тәңкә белән бизәлгән икән, димәк, әбиләр калфагы. Сәйлән белән бизәлгәне – кызларныкы. Барда татарларының җырлары, биюләре, милли костюмнары да үзенчәлекле, бик матур.

Барлы Барда җире

Быел  Бөтенроссия авыл Сабан туе Пермь ягы Барда авылында узды. Рәсәйнең төрле төбәкләреннән килгән хөрмәтле кунаклар арасында Киров өлкәсеннән дә  Малмыж һәм Нократ Аланы районнарыннан барган зур гына делегация бар иде. 2025 елда Бөтенроссия Авыл Сабан туе Киров өлкәсендә узачак дип газетабызның узган санында мәгълүмат биргән идек.

Бардада тырыш халык яши

Барда татарлары борынгыдан игенчелек, балыкчылык, умартачылык белән шөгыльләнгәннәр. Күргәнебезчә, Барда авылы елдан ел үсә, матурлана. Зур автобусларга утырып, асфальт юллы урамнардан йөрибез. Биш катлы йортлар, коттедж өйләр, күпләп сату нокталары. Һәр йорт алдында үләннәр чабылган, чәчәкләр утыртылган. Бакчаларда  бер чүп үләне юк. Бар җирдә чисталык, тәртип. Монда бакчалар артык зур түгел, дүрт-биш түтәл яшелчә, бәрәңге утыртканнар, ярты участогында чирәм үсә, һәркайсында беседка куелган.

2382 кв. км мәйданны алып торган Барда районы җирлегендә нефть чыгарыла һәм башка җир казылмаларына да бай. Районда 8 эре авыл хуҗалыгы предприятиесе, 70ләп фермер күмәк хуҗалыклары  булуы да биредә хезмәт сөючән халык яшәвен раслый. Аларда мөгезле эре терлектән сөт, ит җитештерәләр, сарыклар, куяннар, атлар үрчетәләр, кош-корт та асрыйлар. Район буенча 5 меңләп шәхси хуҗалык исәпләнә.

Барда районында 10 урта һәм тугызъеллык мәктәптә белем бирәләр. Дәүләтнеке булмаган 4 балалар бакчасы да бар. Барда колледжында тракторчы, эретеп ябыштыручы һәм башка һөнәрләргә укыталар. Федераль проект кысаларында Барда районында ике яңа мәктәп, фельдшер акушерлык пунктлары, спорт мәйданчык- лары төзелгән, ягулык газы үткәрү торбалары салынган, авыл мәдәният йортлары ремонтланган, универсаль гомум коммуникацияләр үзәге төзелә. Барда районына кергән капиталь ремонт ясалган ике авыл мәдәният йортында булдык. Үзешчән сәнгать осталары җыр-бию, чәк-чәкләр белән каршы алдылар. Тюндюк авылында заманча салынган өр-яңа мәктәпне күреп шаккаттык. Биредә Барда татарларының милли ашларыннан әзерләнгән табында кунак иттеләр.

Бу җирлектә мәдәнияткә дә, спортка да, татар мәдәниятен һәм телен өйрәнүгә дә зур игътибар бирелә. Татар телендә язылган баннерлар, элмәләр дә күренә. Бассейны, спортзалы булган спорт комплексын карап уздык. Сабантуй көнне боз сарае ачылды. Тантаналы чарага фигуралы шуу буенча олимпия чемпионы Алексей Ягудин да килгән. Сабантуйның төп сәхнәсендә русча алып баручы да ул иде.

Советлар заманында Ленин исеме бирелгән урам буйлап барабыз, халыкта аны Үзәк урам дип тә йөртәләр ди. Бу урамда тарихи-мәдәни биналар урнашкан. Барда авылында парклар, скверлар да бер-бер артлы ачылып тора. Сабантуй көнне Муса Җәлилгә куелган бюст ачылды. ”Патриот”  һәм  “Җиңү парк” ларын үтеп, Габдулла Тукай исемендәге паркка туктадык. Тукай исеме юкка гына бирелмәгән. Шагыйрьнең бабасы кайчандыр монда мәдрәсәдә укыган, әнисе дә Бардада туган. “Су Анасы” , “Шүрәле” әкиятләре геройларына сыннар да ясап куелган.

Төбәктә “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы милли эшчәнлек алып бара. 1931 елдан бирле “Рассвет”, “Таң” район газеты ике телдә дә чыгарыла. 1993 елдан “Тол буйлары” телевидениесы эшли. “Болгар радиосы” каналында 105 ф.м. ешлыгында “Барда таңнары” радиосы сөйли.

Барда җирлеге сулыкларга да, урманнарга да бай. Урал тавы итәгендә урнашкан төбәктә урманнар белән капланган калкулыклар тезелеп киткән. Бу якларда күпчелек нарат, тал, усак, өрәңге агачлары һәм башкасы үсә, чыршылар күрмәдем. Бу җирлектә Тол елгасына тагын ике елга кушыла. Барда авылы янында ук зур гына бөя буенда ял итү урыннары булдырылган.

Бер шагыйрь Барда җирлегендә йөреп чыккач, “Бардада бар да бар” дип шигырь язган иде. Бу сүзләр бик хас килә.

Рәмзия ХӘКИМОВА. 

Автор фотолары

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*