tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Барсиклар»: дуслык, мəдəният һəм гаилə турында мультимедиа галəм
«Барсиклар»: дуслык, мəдəният һəм гаилə турында мультимедиа галəм

«Барсиклар»: дуслык, мəдəният һəм гаилə турында мультимедиа галəм

Propellers.pro анимация студиясе «Барсиклар» мультимедиа проектының яңа өлешен – мəктəпкəчə һəм башлангыч яшьтəге балалар өчен мультфильмнар һəм җырларны тəкъдим итə.

Җырлар – «Барсиклар» мультимедиа проектының бер өлеше, мəктəпкəчə һəм башлангыч сыйныф балалары өчен тулы бер медиа-галəм. Аның нигезендə – ак барслар гаилəсенең һəм аларның чит ил кунагы Неконың тарихы. Проект кысаларында студия инде татар телендə беренче «Барсиклар һəм Неко» буягыч-комиксны чыгарды. Китапны проектның Telegram-каналыннан (http://t.me/barsiklar_gailese/32 ) бушлай йөклəп алырга мөмкин. Проект Казан мэриясе гранты ярдəме белəн чыгарылды. Проект идеясе авторы, Propellers.pro студиясе директоры Артур Шамшадинов:

– Безнең буын балачакта караган мультфильмнардагы җырларны əле дə җиңел искə төшерə. Безнə тагын шулай нəрсə берлəштерə ала соң? Музыка бүген дə шул ук көчкə ия, əмма хəзер балалар өчен мəгъгəсез, өстəн-өстəн генə эшлəнгəн җырлар бик күп. Ə без язган җырларның текстлары – җылылык, игелек, мəдəният һəм гаилə турында. Бу без өчен бик мөһим! «Барсиклар» проекты кысаларында без бөтен гаилə белəн бергəлəп җырлана торган көйлəр тудырырга омтылабыз.

 

Propellers.pro студиясенең чираттагы инициативасы – «Барсиклар. Балалар җырлары» – Президент Мəдəни инициативалар Фонды тарафыннан хупланды. Төп геройлар – барсиклар Лəйлə, Марат һəм аларның дусты Неко – балаларны Татарстан мəдəнияте үзенчəлеклəре белəн күңелле җырлар һəм биюлəр аша таныштыра. Проект татар мəдəниятенə һəм теленə балалар һəм өлкəннəр арасында кызыксыну уятуны максат итеп куя.

Ике телле җырлар рус һəм татар теллəренə кызыксынуны үстерүгə ярдəм итə, мəдəниятне төрле миллəт балалары өчен якын итə һəм халыклар арасындагы бердəмлекне ныгыта. Барлык клипларны сылтама аша карап була: https://vkvideo.ru/playlist/-228509377_1

Җырлар яздыруда Defne, Beku һəм Илзирə Əлиəкбəрова, Илгиз Шəйхразиев кебек яшь җырчылар катнашкан. Җыр сүзлəренең авторлары – Зөлəйха Камалова һəм Артур Шамшадинов, ə композиторы – Ринат Субаев, анимацион клиплар режиссеры – Ольга Тайи. Проектның башкарма продюсеры – Лилия Хуснутдинова.

Проектның символы – кар барсы, Татарстан эмблемасы. Ул гаилə, буыннар чылбыры, туган мəдəнияткə мəхəббəт һəм халыклар бердəмлеге төшенчəлəрен гəүдəлəндерə.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*