Ният – ярты эш, дигән халкыбыз. Ниятең изге, тәвәккәллегең, үҗәтлегең җитәрлек икән, әллә нинди, тормышка ашмастай хыялларны да чынбарлыкка әйләндереп була икән. Себер татарларының борынгы башкаласы Искер нигезендә соңгы дистә елда башланып киткән яңарышны әйтүем.
Искер – Төмән өлкәсенә караучы Тубыл шәһәреннән егерме генә чакырым ераклыкта урнашкан кашлык җир, ягъни Иртешнең текә яр буе ул. ХVI гасырда монда Себер татар ханлыгының башкаласы Искер шәһәре торган. Хәзерге Болгарыбыз нигезендә күпмедер күләмдә хәрабәләр сакланып калса да, ун-унбиш ел элек себер татарларының баш шәһәре булган әлеге урында татарлыкның бер билгесе булган сыңар корылма-бина нигезе дә шәйләнми иде. Әле алай гына да түгел. Бу җирләргә праваслау күршеләребез күрше-тирә авыллардан, Тубылның үзеннән мәетләрен китереп күмә башлаган иде. Әйтерсең, Себер җирендә зират ясарлык җир беткән!
“Мирас-Наследие” төбәк татар иҗтимагый оешмасы хакимиятләргә бу җирлектә “Искер” тарихи-мәдәни комплексы булдыру ниятен җиткергәч, төрле сылтаулар табып, җир бирмәскә тырышып карадылар. Шөкер, бүген мираслылар һәртөрле бюрократик киртәләрне җиңеп, судларда отып, борынгы шәһәрлек нигезендә әлеге комплексны торгызып килә.
Сәнгать бәйрәме
Менә шушы башлангычларны фәнни нигезләү, Искернең чыннан да себер татарлары өчен изге җир булуын дәлилләү өчен мираслылар моннан унике ел элек “Искернең тарихи язмышы” дигән гыйльми-гамәли конференция уздыра башлаган иде. Икенче елны ук бу чара табигать кочагында үткәрелүче, Татарстандагы Болгар җыенына охшаган, Искер җыенына фатиха бирә торган мәртәбәле җыелышка әйләнде. Шушы рәвешле хәзер ул – себер татарларының өч көн дәвамында үткәрелә торган бик кызыклы бәйрәме. Быел да август башында, өч көн дәвамында үтте бу җыен. Беренче көнне гадәттәгечә гыйльми җыелыш булды, икенче көнне Искер шәһәрлегендә сәнгать фестивале уздырылды, өченче көнне фестиваль дипломантлары һәм лауреатлары Тубыл шәһәрендә зур концерт куйды.
Хакас, алтай, казахлар да катнаша башлаган хәзер фестивальдә. Бу хәл фестивальнең халыкара дәрәҗәгә менүе турында сөйли. Хәтта казах кызы Динара Искакова берничә ел элек фестивальнең иң зур бүләген откан. Бу юлы да татар, казах җырларын бик оста башкаруы, яңа җырларны тиз отып алуы белән сокландырды ул. Башкару осталыгын чарлау өчен фестивальдә мондый җырчыларның катнашуы бик отышлы, әлбәттә. Динара – Экибастуз шәһәрендәге “Шатлык” татар-башкорт үзәгенең музыка җитәкчесе дә икән әле.
Тубыл шәһәре халкының өчтән берен себер татарлары тәшкил итә. Шуңа күрә мираслылар шәһәр халкы өчен дә зур бәйрәм оештыра дип бәяләргә кирәк бу чараны. Ни кызганыч, шәһәр хакимиятләре моны бәяләп бетерми әле. Санлашсалар, иртә-кич Искергә барырга-кайтырга теләүчеләр өчен автобуслар куя алырлар иде. Алай гына да түгел. Искер җыенында ел да диярлек катнашып килүче археолог Альберт Борһанов бу уңайдан гыйбрәтле мисал китерде. “Бер гид белән сөйләшкән идем. Шәһәргә 12 Италия туристы килгән булган. “Анда татарлар җыела”, – дип боларны Абалак монастырена алып барырга рөхсәт бирмәгәннәр. Югыйсә Искер җире Абалак монастырена барганда юл уңаенда гына кала. Бер музей маршрутына кертсәләр, чит илләрдән, чит җирләрдән килүчеләргә Абалак монастырен да, Искер шәһәрлеген дә күрсәтеп булыр иде. Миңа калса, туристларга Искерне күрсәтү Себер җирендә татарлар да яшәгәнлеген белдерү, Европада милләтебезне таныту, пропагандалау була дип шикләнәләр. Татарларны таныйсылары, күрсәтәселәре килми”, – дип ачынып сөйләде галим. Сүз уңаеннан шунысын да хәбәр итик: Бөтендөнья Татар конгрессы ноябрь аенда Казанда “Этнотуризм һәм төбәкне өйрәнү – татар халкының тиңдәшлеген, милли үзаңын үстерү чарасы ул” дигән конференция уздырачак.
Ике манаралы мәчет
Конференция вакытында ниләр тәкъдим иттеләр соң? Беренче чиратта галимнәрне Искер шәһәрлеге җиренең, Иртеш ярының отыры ишелә баруы борчый (урта гасырларга карый торган бәһасез ядкарьләр су астында калып вәйран була дигән сүз бу). Моның өчен астан да, өстән дә агачлар утыртып, ярны ныгытырга була, бетонлап куярга да мөмкин. Хәтта елганың эзен, юлын үзгәртергә дә мөмкин, дип исәпләүчеләр бар. Ул гына да түгел. Мондый куркыныч тора-бара Тубыл шәһәренә дә янарга мөмкин, дип ашыгыч чаралар күрергә чакыручылар булды.
Себернең соңгы ханы Күчемнең кайчан, кайда һәлак булуы, кайда җирләнүе дә галим-голама халкы өчен һаман сер булып кала. Гаиләсе дошман кулына төшкәч тә, әле ул шактый еллар көрәшеп, Себер ханлыгын тергезергә хыялланып йөргән, күрше төрки халыкларга мөрәҗәгать итеп караган. Конференциядә чыгыш ясаган, Себер тарихы буенча китаплар чыгарган язучы, тарихчы Фәүзия Бәйрәмова, тарихчы Алексей Нескоров бу уңайдан кызыклы фаразларын җиткерде.
Искердәге тергезү эшләренең төп иганәчесе булган эшкуар Дамир Ибраһимов егетләре хәзерге вакытта биредә ике катлы, ике манаралы кирпеч мәчет җиткереп килә. Әүвәл агач мәчет төзетә башлаган иде ул. “Яндырабыз!” – дип куркытырга маташкач, менә таштан салдырырга булган. Аллаһ йортының ике манарасы да төзелеп беткән диярлек инде. “Бу җирдә татар эзләре булуын күрсәтеп, дәлилләп торучы хәтер мәчете булачак”, – ди ул үзе бу хакта. Билгеле, мәчет төзелеп беткәч, аны эшләтү, файдалану мәсьәләсе килеп басачак.
– Төмән өлкәсендә шактый күп милләтәшебез яшәсә дә, себер татарларының тарихына, мәдәниятенә багышланган аерым бер зур музей юк. Әгәр хакимиятләр Искер шәһәрлеген музей-саклаулык дип таныса, дәүләт дәрәҗәсендә саклауга алынса, әлеге мәчеттә музей булдыруның бер кыенлыгы да юк. Тубыл музеенда себер татарларының бик бай көмеш бизәнү әйберләре коллекциясе бар. Бөтенләйгә үк Искер шәһәрлегенә бирмәсәләр дә, әлеге коллекцияне алып торып, биредә экспозицияләр оештырырга була”, – дип тәкъдим итте бу уңайдан әлеге конференцияләрнең барысында да диярлек катнашкан тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков. Музей оештыру эшендә, билгеле, Татарстан тарафы да ярдәм итә алыр иде. Төмән өлкәсе белән республикабыз арасында төзелгән хезмәттәшлек турындагы килешү моңа мөмкинлек бирә.
Сүземнең ахырында шуны да әйтми кала алмыйм. Себер татарлары соңгы елларда үз балаларына Күчем, аның хәләле Сүзге исемнәрен бирә башлаган. “Мирас” оешмасы тырышлыгы белән “Күчем хан оныклары”, “Сүзге-тора” дигән фестивальләр үткәрелүе дә – яшь буында тарихи аң тәрбияләүнең бер чарасы ул.
Рәшит Минһаҗ