15 февраль көнне татар дөньясы халкыбызның җаны- вөҗданы- даны булган каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулганны билгеләп үтте. Шул уңайдан Киров өлкәсе Вятка Аланы Иске Пенәгәр авылы мәчетендә дә чара узды. Бу төбәктә мәчет дини үзәк кенә түгел, ә гомум мәгърифәт учагы да.

Муса Мостафа улы Җәлилов 1906 елда элекке Оренбург губернасы Мостафа авылы урта хәлле игенче гаиләсендә туа. Авыл мәктәбендә беркат белем алганнан соң укуын Оренбургның “Хөсәения» мәдрәсәсенә керә. Мәдрәсәдә уку дәверендә Тукай, Дәрдемәнд, Сәгыйть Рәмиев иҗаты белән мавыккан шәкерт үзе дә шигырьләр яза башлый. Революциядән соң әлеге мәдрәсә урта педагогик белем бирү мәктәбе итеп үзгәртелә, Муса укуын шунда дәвам итә. Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан ул инде илебезнең тирән белемле, өметле, зыялы сәнгать әһелләренең берсе дип исәпләнә. Әмма асылларның асылы булган татарның газиз улына бик аянычлы, шул ук вакытта кабатланмас данлыклы язмыш ззерләнгән була. Волхов юнәлешендә бара торган яу вакытында өлкән политрук Муса Җәлилов чолганышта калып фашистларга әсирлеккә эләгә.

Җәлилчеләр алып барган яшерен эш максатына ирешә. Легион сугышка керү белән мөселманнарның бер өлеше совет партизаннарына кушыла. Фашистлар тарафыннан легионга ышаныч бетә. Ә җәлилчеләрнең эзләренә төшәләр. Аларны төрмәгә аталар. Хөкем итәләр һәм башларын чабалар. Экранда өч минут саен кеше башын чабып торырга төгәл көйләнгән немец гильотинасы. Мәчет эче шып тын. Күз яшьләре.

Кичер мине, илем, синең
Бөек исемең белән килеп сугышка,
Данлы үлем белән күмалмадым
Бу тәнемне соңгы сулышта…
Өлкән политрук Муса хурлыклы әсир юлына баса, әмма Ватанына- намусына тугры булып кала белә. Аның ялкынлы шигырь юлларын дәвам итик:
Чикләнсә дә гомер, яшьлек безнең
Эзсез сүнә диеп уйлама!
Әйтсен яшьләр: менә шулай яшәп,
Шулай үлсәң иде дөньяда!

Иске Пенәгәр мәчетендә бу көнне алтмышлап бала бар иде. Муса абыйлары турында алар онытмас дигән өмет бар.
Муса Мостафа улы Җәлилне искә алу аның шигырьләрен уку, чәй эчү, һәр килгән кешегә бүләкләр тарату белән тәмамланды. Бүләкләрнең берсе – Татарстан китап нәшриятендә чыккан “Каһарман каләме» исемле җыентык. Бөек Ватан сугышы елларында татар халкы 31 язучысын, 22 журналистын югалта. Сугышта һәлак булган бер генә кеше дә онытылырга тиеш түгел, әмма каләм ияләре аерым исәптә. Алар кан-яшь арасында да бирешми кеше рухын күтәрүчеләр. Китапта дошманга каршы корал белән дә, каләм белән дә көрәшкәннәр турында языла, шул исәптән Муса Җәлил турында да, ә җыентык башына Ватан сугышы фронтларындагы улларына татар халкыннан хат куелган. Аңа үз вакытында 1 миллион 511013 кеше кул куйган. Хатта тетрәндерерлек менә мондый юллар бар: «Без анабыз Идел ярларына басып, бабаларыбыз гадәте буенча Идел туфрагын үбеп, ант итәбез. Кайсы гына фронтта булсак та, нинди генә коралга каршы сугышсак та, Туган илебез өчен, аның азатлыгы, бәйсезлеге, намусы өчен җаныбызны аямабыз!… Яшәсен данлыклы Кызыл Армия!»
Бүгенге тыныч күк, дары исе сеңмәгән иген кырлары данлыклы Кызыл Армиянең ил дошманнарына каршы барган сугышта яулап алган Бөек Җиңү нәтиҗәсе. Ватан саклаучылар көне итеп бәйрәм ителә торган 23 февраль көнендә илебез өчен җаннарын биргән бар әдәмнәрне искә алыйк. Бүген ил-җирне саклау ирләр өстендәге бурыч. Ир-егетләребез җәлилчеләр кебек – батыр йөрәкле, корычтай беләкле, саф күңелле, тугры сүзле, нык иманлы, нурлы йөзле булсыннар!
Шәмсия Хәлимова, Киров өлкәсе
Автор фотоларында:
Иске Пенәгәр авыл имамы Зиятдин хәзрәт Нәҗметдинов.
Иске Пенәгәр авыл мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнур ханым Садриева Муса Җәлил турында сөйли.
Муса Җәлил китабын укып утыручы егетләр: Илсур Зәләлетдинов, Ильяс Заһидуллин, Илнур Закиров, Салават Нәҗмиев. Дүртесе дә Иске Пенәгәр мәктәбенең 5 сыйныфында укый, мәчеткә дин сабагына йөриләр.
Мәчеттә каһарман шагыйрь Муса Җәлил шигырьләре яңгырый.