Кичә, РФ мөселманнары Диния нәзарәтендә Баш мөфти шәех Равил Гайнетдин Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразыев белән очрашты. 2025 елга нәтиҗә ясап, дин һәм дәүләт эшлеклесе аны нәтиҗәле һәм мөһим уңай вакыйгалар белән тулы дип бәяләде. Яклар Россия Президенты В.Путин тарафыннан Россия халыклары бердәмлеге елы дип игълан ителгән якынлашып килүче 2026 елда үзара хезмәттәшлек нокталарын билгеләделәр.
Узып баручы 2025 ел мәгърифәтче Каюм Насыйриның 200 еллык юбилее һәм татар халкының горурлыгы һәм казанышы булган дин белгече Муса Бигиевнең 150 еллык юбилее белән билгеләп үтелде. 2025 елда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү дә татар халкының милли тормышында сизелерлек роль уйнады. 2025 елның 3-5 маенда Сочида Васил Шәйхразиев катнашында узган «Гаспралы укулары» VIII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе Җиңү юбилеена багышланды. Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани институты тарафыннан хезмәттәшлек соңгы елларда Казанда рухи, милли һәм фәнни институтлар хезмәттәшлегенең күркәм традициясенә һәм матур үрнәгенә әверелде.
Мөфти Гайнетдин БТК Милли шурасы башлыгы Васил Шәйхразыевны 2025 елның август аенда «Милләт Җыены» һәм май аенда татар дин әһелләренең «Милли үзенчәлек һәм дин» форумын уңышлы узуы белән котлады.
Татар җәмәгатьчелегендә, шул исәптән Россиянең төрле төбәкләрендәге татар торак пунктларында эш белән тәэмин итүнең традицион өлкәләреннән берсе булып хәләл азык-төлек продуктлары җитештерү тора. Бу уңайдан очрашуда хәләл индустриясен үстерү буенча эш мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Әңгәмәдә РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, Мәскәү татарларының милли-мәдәни автономиясе башлыгы Фәрит Фарисов һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары – Эшләр идарәчесе Рәфыйк Фәттахетдинов катнашты.
РФ мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте