tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдинның кабул итү мәҗлесе узды
Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдинның кабул итү мәҗлесе узды

Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдинның кабул итү мәҗлесе узды

Бүген, 19 ноябрь көнне, Казанда Баш мөфти, Россия мөселманнарының ЦДУМ рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдинның 45 еллык дини хезмәтенә багышланган кабул итү мәҗлесе узды.

Чарада күпсанлы кунаклар, дин әһелләре, шулай ук халыкара делегатлар катнашты. Тәлгать хәзрәтнең Россия мөселманнарының рухи үсешенә һәм мөселманнар арасындагы бердәмлекне ныгытуга керткән өлеше аерым билгеләп үтелде. Бу мәҗлес дини җәмәгатьчелек, мәдәният һәм дини төзелеш өлкәсендә мөһим мәсьәләләр буенча фикер алышуга уңай шартлар тудырды.

Мәҗлес кунакларын ТР Диния нәзарәте рәисе Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде.

– Сез бердәмлек турында сөйлисез. Без, әлбәттә, сезнең фикерегезне хуплыйбыз. Безнең Раббыбыз – бер, китабыбыз – бер, кыйблабыз – бер, динебез – бер, хәтта милләтебез һәм телебез – бер, – диде Камил Сәмигуллин.

– Беренче мөрәҗәгатьтән үк Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов әлеге чараларга теләктәшлек белдерде. Һәм без бүген бу вакыйганың шаһитләре. Бүген ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдинны бик җылы кабул итте һәм ТР алдындагы казанышлары өчен медаль белән бүләкләде, – диде Данис Шакиров.

Чара җанлы номерлар белән дәвам итте. Биредә кунаклар «Алпар» татар этно теркеме, Татарстанның Халык артисты Марат Галимов, Татарстанның атказанган артисты Ильяс Халиков, Халыкара конкурслар лауреаты Рөстәм Хөсәенов һәм башка артистларның чыгышларын карадылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*