tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Баш режиссер Айдар Җаббаров Тинчурин театрының яңа сезон репертуарын игълан итте
Баш режиссер Айдар Җаббаров Тинчурин театрының яңа сезон репертуарын игълан итте

Баш режиссер Айдар Җаббаров Тинчурин театрының яңа сезон репертуарын игълан итте

«Татар-информ»да үткән матбугат конференциясендә сентябрьдән башлап Айдар Җаббаровның Тинчурин театрының баш режиссеры булачагы игълан ителде.

«Иҗади потенциалыма ышанычыгыз өчен рәхмәт! Мондый мөнәсәбәттән соң минем үз-үземә ышанычым арта гына, ышанмаска хакым юк», – диде Айдар Җаббаров Мәдәният министрлыгына, журналистларга һәм үзен яраткан тамашачыга рәхмәт әйтеп.

«Мин быел театрда күп спектакль куячакмын. Чөнки алга таба чакырылган режиссерлар белән эшләү өчен матди җирлек тә булдырырга кирәк. Шуның өчен комсызланып күп эшләячәкмен», – диде яңа баш режиссер.

Театрда Айдар беренче премьераны 10 октябрьдә чыгарачак. Бу моннан ике ел элек Мәскәүдә Татарстан көннәре өчен махсус куелган «Хыял артыннан» спектакленең яңа версиясе булачак. Бу – музыкаль спектакль. Драматург – Резеда Гобәева.

Сезонда тагын ике музыкаль спектакль көтелә. Берсе Кәрим Тинчуринның «Казан сөлгесе» спектакле булса, икенчесе – Мансур Гыйләҗевның «Казан егетләре» комедиясе. Соңгысын Айдар Җаббаров чакырылачак режиссерлар өчен «финанс мендәре» булдыру чарасы итеп күз алдына китерә. Чөнки киләчәктә театр чакырылган режиссерлар белән актив эшләячәк.

Айдар Җаббаров шулай ук Гаяз Исхакыйның «200 елдан соң инкыйраз» әсәре белән эшләргә җыена. Бу аның үз карьерасында өченче тапкыр әлеге бөек язучыга мөрәҗәгате.

Планда Чыңгыз Айтматовның «Тополек мой в красной косынке» әсәре дә бар.

Ә яңа елга Руслан Риманас үз стилистикасында балалар өчен клоунадалы спектакль чыгарачак. Кече залда кинорежиссер Салават Юзеевның драма театрында режиссерлык дебюты булачак. Ул үз пьесасын сәхнәләштерәчәк.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*