
«Татар дөньясында этнотуризм һәм туган якны өйрәнү: хәзерге торышы һәм перспективалары» дип исемләнгән чара бүген Казан шәһәренең Киров районындагы 15нче номерлы татар гимназиясе белән танышудан башланып китте. Конференциягә җыелган төбәк тарихын өйрәнүчеләрне гимназия директоры Фәнит Харисов сәламләде. Бөтөндөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров теләкләрен җиткерде.  Аннары конференциядә катнашучылар өчен “Укучыларның милли үзаңын формалаштыру һәм үстерүдәтуган якны өйрәнү музейларының роле” дигән семинар уздырылды. 
Бүген конференция эшендә 3 секция утырышы каралган. Төбәк тарихын өйрәнүчеләр “Татар дөньясында этнотуризм”, “Татарстанда һәм РФ төбәкләрендә туган якны өйрәнү һәм этнотуризмны үстерү мәсьәләләре”, “Этнотуризмны үстерүдә музейлар һәм гомуми белем бирү мәктәпләренең катнашуы” темаларына фикер алышачак.



 
					
				




