tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкарма комитет җитәкчесе Төңгүк урта гомуми белем бирү мәктәбендә булды
Башкарма комитет җитәкчесе Төңгүк урта гомуми белем бирү мәктәбендә булды

Башкарма комитет җитәкчесе Төңгүк урта гомуми белем бирү мәктәбендә булды

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров Пермь краена эш сәфәре кысаларында Төңгүк урта гомуми белем бирү мәктәбендә булды. Биредә бер ел элек төзелеш эшләре тәмамланган. Данис Шакиров мәктәпкә татар халкының күренекле шәхесләре сурәтләнгән плакатлар бүләк итте.

220 укучыга исәпләнгән мәктәп төрле яшьтәге балаларны укыту өчен уңайлы һәм заманча шартлар тудыра, дәресләрне бер сменада үткәрергә мөмкинлек бирә.

Өч катлы мәктәп бинасы барлык кирәкле әйберләр белән җиһазландырылган: уку сыйныфлары, остаханәләр, спорт залы, ашханә һәм азык-төлек блогы. Шулай ук, мәктәп ишегалдын төзекләндерүгә аерым игътибар бирелгән, стадион төзелгән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*