Идел Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан Бөтендөнья татар конгрессы һәм мөселман җәмәгатьчелеге “Милли тормыш һәм дин” темасына XII Бөтенроссия дин әһелләре форумы үткәрә. Аңа җәмгысы 1100 дин әһеле чакырылган. Шулар арасында 116 кешедән торган Башкортостан вәкиллеге бу зур җыенга килгән иң зур делегация. Әлеге төркемнең бер өлеше Россиянең Үзәк дин идарәсе тәгаенләгән имамнардан торса, икенчесе Бөтендөнья татар конгрессының Башкортостандагы вәкиллеге оештырган руханилар һәм могаллимнәр, мәдәният һәм мәгърифәт әһелләре төркеме. Алар махсус ялланган автобусларда һәм берничә җиңел машинада Казанга килеп җиткәндә урамда коеп яңгыр ява иде. Әмма барыбер иртә таңнан торып 600 чакрым юл үткән Уфа мосафирларның кәефе күтәренке булды. Алар Островский урамындагы “Биләр-палас” отелендә урнашып, “Кazan-Expo” халыкара күргәзмәләр үзәгенә юл алдылар. Хөкүмәт башлыгы урынбасары,Милли Шура җитәкчесе Васил Шәйхразиев катнашлыгында форум ачылганнан соң алар башка делегатар белән бергәләп Russia Halal Expo 2022 күргәзмәсе белән таныштылар.
Башкортостан вәкилләре кунакханәгә урнашкан арада без берничз делегат белән танышып, сөйләшеп алырга алырга өлгердек. Кунакларга милли рухта бизәлгән уңайлы Биләр палас отеле ошый икән. Алар монда элек булсалар да, бу кунакханәне булдыручыларның Башкортостаннан булуын белмәгәннәр дә. Бу отельне гамәлгә куючы Роберт Нагаев – икътисад фәннәре докторы, ул Башкортостанның Авыргазы районында туып үскән. Хәзер отель белән аның улы Булат Нагаев идарә итә. Кунакханә хуҗалары Башкортостан вәкилләрен һәрвакыт шатланып каршылый.
Татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин быел форумга килүчеләр арасында яшьләрнең күп булуын әйтте. Ул үзе дә Уфаның “Ихлас” мәчетендә имам булып эшли.
Делегация белән килүчеләр арасында атаклы дин һәм җәмәгать эшлеклеләре, булдыклы эшкуарлар да бар. Аларның һәр кайсы диярлек үзләре төзегән, имам булып эшләгән яки гыйбәдәт кылган мәчетләр белән горурлана. Бу кызыклы шәхесләрнең дөньяви һәм дини белемнәре, хуҗалык алып бару тәҗрибәләре зур икәнлеге күзгә ташлана..
Рөстәм Мөхәммәтшин (дингә кергәнче аның исеме Руслан булган) Кырмыскалы районы Сахай авылыннан. Вәли хәзрәт Заһиров Кыйгы районыннан килгән, ул дингә кергәнче Владик исеме белән йөрегән, 1996 елда хаҗга барганда, Мәскәү мәчетендә азан әйттереп үзенә Вәли исемен куштырган.
Бакалы районы Иске Катай авылыннан Мәвәзиф Латыйпов, Шаран районы Күгәрчен Бүләк авылыннан Илшат Хисамов үзләренең авыл имамнары булулары белән горурланалар.
Элекке елларда зур оешмада идарәчелек иткән Ришат Халиков форумга Миякә районы Баязит авылы мәчетенең имам хатибы буларак килгән.
Борай районы үзәгедәге Кызыл мәчеттә беренче мәхәллә имамы булып эшләүче Ришат хәзрәт Әсләмов һәм аның хәләл җефете педагог Әлфия Әсләмова быелгы форумда иң мөлаем һәм зыялы мөселман гаиләсе бәйгесендә җиңеп чыгарлык! Әлфия Уфада татар теле укытучылыгына диплом алган. Яшь һәм чибәр бу парны күргәч, үзеңне ниндидер бик зәвыклы матур яшь кешеләр турында кинофильм караган кебек хис итәсең.
Әлбәттә, хикмәт тышкы кыяфәттә генә түгел, рухи халәттә. Ришат хәзрәт дөньядагы вакыйгардан, татар тормышыннан хәбәрдар. Ул 15 яшендә Сагуд Гәрәбестанының Мәккә шәһәрендә бер ел дәвамында дини белем алган, кайткач гыйлем эстәвен дәвам иттергән. Хәзер ул тәҗрибәле, гыйлемле дин эшлеклесе. Туган як тарихы, төбәкчелек белән дә кызыксына.Ришат хәзрәт Төркиядә яшәүче милләттәшләребез Фәрит Бичури һәм Фәридә Хәмитнең бабасы салдырган Шәрәфи бай йортының әле дә Борайда исән-имин торганын әйтте. Борай якларында дини тормыш уңай шартларда үсеш ала икән. Былтыр Борайда өченче мәчет ачылган.
Шулай итеп, 1100 ел дәвамында Идел һәм Урал якларында ислам диненең әхлак вә мәгърифәт нуры сибеп торуына багышланган мөселманнар форумы башлапып китте. Анда гыйлем эстәү һәм фикер әйтү өчен Башкортостаннан матур, төпле вәкилләр килгән дисәк, һич арттыру булмас..
Римзил Вәлиев.