2024 елның 22-23 ноябрендә Башкортостан Республикасының Дүртөйле районында татар җырының соло башкаручылары арасында «Туган тел» республика фестиваль-бәйгесе үтте. Әлеге бәйгедә 46 катнашучыдан 43 җырчы чыгыш ясады.
Быел беренче тапкыр «Туган тел» республика фестиваль-бәйгесе 9 яшьтән 16 яшькә кадәрге башкаручыларны кабул итте. Алар Илеш, Тәтешле, Чакмагыш, Бакалы, Бәләбәй, Кушнаренко, Яңавыл, Туймазы, Дүртөйле районнарыннан, Уфа, Нефтекама, Ижау, Мәләвез шәһәрләреннән һәм Казахстан Республикасыннан килгән иде.
Ике көнлек программа төрле чараларга бай булды: бәйгенең тантаналы ачылышы, сайлап алу туры, дуслык кичәсе, Дүртөйле тарих һәм туган якны өйрәнү музеена экскурсия, укытучылар өчен түгәрәк өстәл, конкурсантлар, әти-әниләр һәм педагоглар өчен мастер-класслар үткәрелде.
Жюри каршында конкурсантлар ике җыр: эстрада һәм халык җырын башкардылар. Алар арасында үзешчән башкаручылар да, профессионал җырчылар да бар иде. Бәйгедә 9-12 яшьлекләрдән 15 үзешчән һәм 11 профессионал җырчы, 13-16 яшьлекләрдән 14 үзешчән һәм 6 профессионал башкаручы катнашты.
Бәйгедә катнашучыларның осталыгы шулай югары иде, алар композитор җырларын да, халык җырларын да бердәй оста башкарып, баянга кушылып, акапелла яки фонограмма белән чыгыш ясадылар.
Бәйгенең ачылышында Дүртөйле районы хакимияте башлыгының социаль һәм кадр сәясәте буенча беренче урынбасары Илнур Әхмәдиев һәм жюри рәисе, Башкорт дәүләт филармониясе солисткасы, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, Россия Федерациясенең атказанган артисты Нәзифә Кадыйрова чыгыш ясадылар.
Конкурсантларны шулай ук башка мәртәбәле кунаклар да котлады: Башкортостан Мәдәният министрлыгының этномәдәни үсеш һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Нурлан Ганиев, Республика халык иҗаты үзәге директоры урынбасары Әлбина Юлдашбаева, Башкортстан татарлары конгрессының төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Заһир Хакимов, «Кызыл таң» газетасы баш мөхәррире Фәил Фәтхетдинов һәм Бөтендөнья татар конгрессының татар яшьләре белән эшләү комитеты җитәкчесе Алмаз Хәлиуллин.
Бәйге нәтиҗәләре буенча катнашучылар дипломнар, бүләкләр һәм акчалата сертификатлар белән бүләкләнде.
Җиңүчеләр исемлеге:
– Гран-при: Риана Хәлиуллина (Дүртөйле районы).
– 9-12 яшь үзешчәннәр:
– I дәрәҗә: Азалия Хакимова (Казахстан, Актүбә).
– II дәрәҗә: Сафия Исмәгыйлева (Казахстан, Актүбә).
– III дәрәҗә: Руфина Әхмәтҗанова (Мәләвез районы), Ринәз Ширгазин (Дүртөйле районы).
Барлык катнашучыларны да котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар, саулык һәм иминлек телибез!