tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортостанда эшләп килгән ,,Ак калфак” оешмасының агъзаларе корамадан тегү буенча мастер-класс үткәрде
Башкортостанда эшләп килгән ,,Ак калфак” оешмасының агъзаларе корамадан тегү буенча мастер-класс үткәрде

Башкортостанда эшләп килгән ,,Ак калфак” оешмасының агъзаларе корамадан тегү буенча мастер-класс үткәрде

Башкортостанда эшләп килгән ,,Ак калфак” оешмасының әгъзаләре Чакмагыш районы Митрәй-Әюп авылындагы ,,Яшь йөрәкләр” коллективы җитәкчесе Резида Нигманова Юмаш авыл урта мәктәбендә үткән төбәк-ара укытучылар семинарында корамадан тегү буенча мастер-класс үткәрде. Корамадан тегү безнең карт нәнәләребездән калган тегү ысулы. Ул вакытта тегү өчен материал табу бик авыр булган, шунлыктан алар бәләкәй генә кисәкләрнедә әрәм итми, ялгап кием – салым, кирәк- ярак теккәннәр. Шул кисәкләрне ялгап юрган сырганнар. Һәр оста аны үзенчә бизәп теккән.
Хәзерге заманда корамалы (лоскутное шитье) тегү популяр булган халык иҗаты төре, аның тарихы һәм традицияләре бар. Шулай ук корамадан теккән әйберләргә соңгы вакытта сорау да күбәя.
Сөенечкә каршы, мастер-класс күрсәткән вакытта бу ысул белән кызыксынучылар бик күп булды.
Шулай ук бу чарада корамалы тегу ысулы белән тегелгән әйберләрдән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдәге юрганнар, мендәрләр, жилетлар, урындык япмалары, паласлар, япмалар, альяпкычлар семинарда катнашучыларда бик зур кызыксыну уятты. Бу чара ата- бабаларыбыздан калган йолаларны тергезүгә тагын бер адым алга ясагандыр дип ышанасы килә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*