Башкортстанда йөздән артык милләт вәкилләре гасырлар дәвамында дус һәм тату гомер кичерә. Җәй – республикада гомер кичерүче халыкларның, дини конфессияләрнең бәйрәмнәре һәм чараларына аеруча бай чор. Аларның һәрберсе теге яки бу милләтнең үзенчәлекле гореф-гадәте, көнкүреше, мәдәнияте һәм сәнгате белән таныштыра.
Чишмә районында Башкортстан мөселманнары җыены үтте. Мөэмин-мөселманнар бирегә ел саен төбәкнең беренче имамы, мәгърифәтче Хөсәен-бәкне искә алу өчен бирегә килә.Программада – “Мин Исламны өйрәнәм” төбәкара балалар һәм үсмерләр конкурсы, Башкортстан имамнарының тантаналы җыелышы, өйлә намазы, бәйрәм төшке ашы, конкурста җиңүчеләрне бүләкләү. Чарада Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин катнашты.Җыен кысаларында Дәүләт җыелышы-Корылтай каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы әгъзалары “түгәрәк өстәл” оештырды. Чарада балаларны тәрбияләү, аңлы рәвештә ана булу һәм шәхесне формалаштыруда иҗтимагый берләшмәләрнең әһәмияте мәсьәләләре күтәрелде һәм тикшерелде.
Башкортстан Башлыгы һәм Хөкүмәте булышлыгында 4-7 июльдә “Русиядә традицион Ислам һәм билгеле башкорт галиме, дин белгече, мөселман дөньясының мәгъри-фәтчесе шәех Зәйнулла Рәсүлев” дигән халыкара гыйльми конференция үтте.Конференцияне ачу тантанасы һәм пленар утырыш 5 июльдә Уфада булды. 6-7 июльдә Чиләбе өлкәсенең Троицк шәһәрендә, Учалы шәһәрендә тантаналы чаралар үтте. Чараны оештыручылар – Русия Фәннәр академиясе Уфа федераль тикшеренү үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институты, Башкортстан Хөкүмәте каршындагы Дин эшләре буенча совет, Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте, Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте, Бөтендөнья башкортлары корылтае, Халыкара Ислам бизнесе ассоциациясе.3 Күптән түгел Балтач районында республика Шәҗәрә бәйрәме һәм сабантуй үтте. Чарада Мишкә, Тәтешле, Бакалы, Караидел, Балтач районнарыннан, хәтта Мәскәү өлкәсенең Звенигорск шәһәреннән килгән гаиләләр үз шәҗәрәләрен тәкъдим итте.
Бәйрәмдә Удмурт тарихи-мәдәни үзәге (Тәтешле районы) удмурт халкы ихатасында милли сәнгать әсәрләре һәм аш-су белән таныштырды. Кунакларны каршы алып, удмурт халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре турында сөйләделәр, җырладылар һәм биеделәр. Чарада Калмияр, Бәлзүгә, Майск, Яңа Тәтешле авылларыннан удмурт хатын-кызлары клублары, Елена һәм Юрий Нуриәхмәтовлар гаиләсе, Тәтешле районының “Орзи” удмурт ир-егетләр вокаль ансамбле чыгыш ясады. Кунаклар удмуртларның аш-суын: перепеч һәм сурдан авыз итте. Тәтешле милли утарында Балтач районының Асавка авылы удмуртлары да кунакта булды.
Баймак районының Мерәс авылында онытылып барган йолаларның берсе – катык тәмләү бәйрәме узды. Ул элек-электән яланнар чәчәкләргә күмелеп, сыерларның сөте тәмләнгәч үткәрелгән. Мерәс авылында беренче тапкыр узган бәйрәм бу кызыклы йоланы кабаттан тергезде. Монда хатын-кызлар сөттән әзерләнгән ризыклар тәкъдим итте: җиләк-җимеш, яшелчә кушылган катык, корыт, кымыз, әйрән, сөзмә, каймак, кәҗә сөте, йогурт, сыр… Сөттән ясалган ризыклар күптөрле һәм файдалы. Халыкның матур йолаларын саклап, килер буыннарга җиткерү – өлкәннәрнең бурычы. Балалар табигать кочагында катык һәм каймак тәмләп карады, төрле уеннарда катнашты.
Архангель районында республика латышларының “Лиго” милли бәйрәме үтте. Символик “яшел капка” алдында кунакларны латыш, башкорт һәм урыс милләте вәкилләре каршы алды. Алар чарага килүчеләрне үз туган телләрендә сәламләп, милли аш-су һәм эчемлекләр белән сыйлады. Латыш милли киемендәге егетләр һәм кызлар кунакларның башына ялан чәчәкләреннән һәм имән ботакларыннан үрелгән такыя кидерде. “Атбалсс” латыш үрнәкле ансамбле милли җырлар башкарды. Латыш фольклор ансамбле “Лиго” бәйрәме турында театрлаштырылган тамаша тәкъдим итте, аннан соң катнашучылар бәйрәмнең төп үсемлеге – чәчәк атучы абаганы эзләде.
Башкортстанда печән чабу һәм печән мәле мәдәниятен яңарту, халык йолаларын һәм гореф гадәтләрен тергезү максатында “Чыңла, чалгы!” республика фольклор бәй-рәме узды. Бәйрәм 7 июльдә Кырмыскалы районының Бишавыл-Уңгар авылында үтте. Фестивальдә җыелма яки ике кешедән торган (бер ир һәм бер хатын) гаилә командалары катнашты. Ярышлар эстафета формасында барды. Бәйрәмдә такыя үрү, “Шифалы үләннәр”, Land-art – объектлар (печәннән һәм саламнан дизайнер сыннары эшләү), “Урман ашы” (яланда печәнчеләрнең аш табыны) конкурслары булды. Иҗади коллективлар чыгыш ясады.
7 июльдә Авыргазы районының Төрембәт авылы янында “Өршәк буе уеннары” бәйрәме узды. Бәйрәм программасында — халык уеннары, төрле конкурслар, көрәш һәм башка спорт ярышлары. Чарада Өршәк һәм Дим буйлары башкортларына гына хас уеннарга өстенлек бирелде. Чарада республиканың эстрада йолдызлары һәм районның иҗади коллективлары чыгыш ясады.
Русия кымызының 46 проценты (3 мең тоннадан артык) Башкортстанда җитештерелә. Иң яхшы осталарны ачыклау һәм аларның тәҗрибәсен киң тарату максатында 13 июльдә “Йоматау” шифаханәсендә кымыз ясаучыларның республика конкурсы үтәчәк. Анда район ярышларында сайлап алынган белгечләр катнашачак. Былтыр конкурс Дәүләкән районында үткән иде, анда “Йоматау” шифаханәсеннән оста Рушан Нәбиуллин җиңү яулады, дип хәбәр итә Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы. Аңа төп бүләк – башкорт токымлы айгыр тапшырылды.
14 июльдә Авыргазы районының Юламан авылында “Уяв” II республика чувашлары мәдәнияте бәйрәме үтәчәк. Чарада чуваш халкының гореф-гадәтләре, традицияләре белән танышырга мөмкин. Программада аш-су, гармунчылар һәм такмак әйтүчеләр конкурслары, театрлаштырылган тамаша, иң яхшы сәнгать коллективлары, чуваш эстра-дасы артистлары чыгышлары каралган.
kiziltan.ru