XIV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының Пленар утырышында Башкортстан Республикасы Чишмә районыннан крестьян-фермер хуҗалыгы рәисе Дамир Идиятуллин чыгышы:
–Мин Идиятуллин Дамир Сагыйтьҗан улы. Башкортстан Республикасы Чишмә районы «Идиятуллин» крестьян фермер хуҗалыгы башлыгы.
1992 елда Уфа каласыннан 60 чакрым, Чишмә районы үзәгеннән 40 чакрым ераклыкта районның читендә чирәм көтүлектә база корып үзебезнең крестьян фермер хуҗалыгын ачтык. 50 гектар сөренте җир, 2 баш сыер малы һәм 2 баш ат асрап эшне башлаган идек. Башлап җибәргән чорда авырлыклар белән бер туган абый Хәсән Идиятуллин зур ярдәм күрсәтте. Шулай 34 ел инде хуҗалыгыбыз гөрләп эшләп килә.
Бүген хуҗалык 2500 гектар сөренте җир эшкәртә, 700 гектардан артык көтүлек бар, 300дән артык ат һәм 220 баш ит токымлы «абердин» сыер малы асрыйбыз. Хуҗалыкта 15 кеше эшли, алар өчен барлык шартлар булдырылды: бөтен уңайлыклары булган торак, ашханә, мунча һәм кер юу биналары бушлай бирелә; эш хакы вакытында түләнә, ә сыйфатлы һәм озак эшләүчеләргә ел да санаторийга путевкалар бүленеп тора. Басучылыкта эшләгәннәргә яңа һәм куәтле техник кораллар бирелә.
Чәчү эшләренә килгәндә, һәр елны вакытында чәчеп һәм җыеп алырга өлгерәбез. Басудан кайткан һәр бөртек ашлык яңа ЗАВ чистарткыч комплексы аша үткәннән соң амбарга салына. Ел да яңа сортлар һәм культуралар җитештерелә. Соңгы еллар бик кырыс килүгә карамастан, югалтуларны киметеп зур уңышлар җыеп, малчылыкны мал азыгы белән тәэмин итәбез.
Малчылык тармагына килгәндә, без кымыз, ит җитештерәбез, буаз «абердин» токымлы баш маллар сатабыз. Хуҗалыкның мал суя торган җихазландырылган (сертификатлы) пункты, итне эшкәртеп, утыздан артык төрле продукция җитештерә торган цехы бар. Продукциябез районда һәм Уфада 10 кибеттә сатыла.
«Гаилә – тормыш нигезе» диләр. Хуҗалыкта да балаларым белән бергә бердәм эш алып барабыз. Өлкән кызым Башкорт дәүләт аграр университетын тәмамлады, биологик фәннәр кандидаты, хуҗалыкның баш ветеринары, шулай ук хуҗалык җитештергән продукцияне сату белән шөгыльләнә. Зур онык аграр университетта икенче курста укый, оныкчыгым Софья мәктәптә укый, әмма Уфа ипподромыннан кайтарып булмый. Кече кызым кияү белән авыл эшмәкәрлеген дәвам итеп Яңа Тармак авыл хуҗалыгы туризмы оештырды. Су буенда бик матур урында купол белән эшләгән бөтен уңай шартларны тудырылган корылмалар салдык. Ел әйләнәсендә кунакларга күп төрле экскурсиялщр тәкъдим ителә.
Мин 42 ел авыл советы депутаты, 16 ел авыл старостасы һәм ветераннар советы рәисе буларак эш алып барам.
Безнең хуҗалык авыл тормышына да зур өлеш кертә. Авылдашларга ел әйләнәсенә хуҗалыкта эш урыннары тәкъдим ителә. 2012 елда «Миннекәй» авыл мәчете салуга зур ярдәм күрсәттек. Зират ихаталары яңарттык, мәчет ихатасында авылның Бөек Ватан сугышы ветераннарына багышлап граниттан мемориал кордык. Ел саен авылда чистарту, юлларны төзекләндерү эшләре алып барабыз. Урындагы инициативаларны яклау программасында спонсор буларак үзебезнең өлешне кертәбез. 16 ел Тәпәреш авылында зур итеп Сабантуй оештырыла.
Илебезнең авыр чорларында хуҗалыгыбыз фронтка зур ярдәм күрсәтә. 2022 елдан башлап фронтка ВАЗ 21231 автомобиле, такта, бодай, банкалап тушенка, туңдыралган ит, акчалата ярдәмнәр җибәрдек. СВОга киткән һәрбер милләтәшебезнең гаиләсенә ярдәм күрсәтелә: бакчаларны сөреп, утын китереп, мал ризыгы, салам, печән биреп, кирәк вакытта техника белән ярдәм итеп торабыз.
Бүгенге көндә авылларның картаюы, кеше саны кимүе, мал-туар азаюы кебек проблемалар киң таралган. Без хуҗалыгыбызның эшмәкәрлеге белән авыл тормышын яхшыртырга, татарларның гореф-гадәтләрен саклап калырга тырышабыз. Бердәм эш алып барып авыл хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш кертәбез.