20 июль көнне Башкортстан Республикасы Кушнаренко районы Иске Тукмаклы авылында республикакүләм «Батырлар җыены» милли-мәдәни спорт бәйрәме узды.
⠀
Чара Башкорт АССРының көрәш милли төрләре буенча РСФСРның беренче спорт осталары Фәнис Котдусов, Роберт Мортазин, Марсель Мамлиев һәм Галимҗан Кудакаев истәлегенә багышлап оештырылды.
⠀
Бәйрәмдә район җитәкчелеге, көрәш һәм хезмәт батырлары, авыл халкы һәм татар җәмәгатьчелеге катнашты.
⠀
Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин үз чыгышында барлык катнашучыларны шундый күркәм чара белән котлап, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның сәламнәрен җиткерде. Шулай ук җыенны оештыруга күп көч салучыларга рәхмәт хатлары тапшырды.
⠀
Шулай ук Кушнаренко районының “Өмет” ансамбленә Бөтендөнья татар конрессы исеменнән тальян гармун бүләк итте.
Чыганак: vk.com.vkt_v_rb