tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстан Республикасында «Татар кызы»н билгеләделәр
Башкортстан Республикасында «Татар кызы»н билгеләделәр

Башкортстан Республикасында «Татар кызы»н билгеләделәр

24 июнь көнне, Уфада урнашкан «Zaman» ресторанында «Татар кызы» республикакүләм гүзәллек һәм сәләтлелек бәйгесе узды. Чара яшь буын вәкилләренә рухи мирас тапшыруга һәм заманча хатын-кызның социаль статусын ныгытуга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Чара милли биюләр, җырлар һәм шигырьләр, шулай ук милли аш-су әзерләү буенча бәйге белән үрелеп барды.

Кандидатлар яшьләр оешмалары тарафыннан тәкъдим ителеп, “Татарча фатирник”, “Zaman” татар-башкорт яшьләре клубы һәм Бөтендөнья татар конгрессының Башкорстан Республикасындагы вәкиллеге ярдәме белән узды.

Барлык биремнәрне дә уңышлы үтәп чыккан сәләтле кыз – Алсу Дәүләтшина. «Татар кызы» исеме өчен сынашкан сылу катнашучыларны мәртәбәле жюри әгъзалары бәяләде.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе, “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Альфред Дәүләтшин; Башкортстанның атказанган артисты, җырчы Гүзәл Әхмәтова; Уфа “Нур” татар дәүләт театры актрисасы, Башкортстанның атказанган артисты Чулпан Раянова; “Татарча фатирник” яшьләр оешмасы җитәкчесе Диана Йосыпова; “Zaman” татар-башкорт яшьләр клубы җитәкчесе Альберт Шәнгәрәевкә иң уңган, иң булдыклы кызны сайлау җиңел булмады, чөнки аларның һәрберсе җиңүгә лаек иде.

Бәйгенең җиңүчесенә исә бүләккә Уфа “Нур” татар дәүләт театрына бер еллык абонемент тапшырылды.

Чыганак: Представительство ВКТ в РБ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*