Бүген, 31 октябрь, Башкортстан Республикасының Ярмәкәй районы укучылары Бөтендөнья татар конгрессына килделәр. Укучыларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Разил Зиннәтуллин каршы алды.
Балаларга Бөтендөнья татар конгрессы структурасы, аның тарихы һәм биредә эшләп килүче проектлар хакында мәгълүмат бирелде. Шулай ук аларга конгресс буенча экскурсия оештырылды.