Башкортстан татар хатын-кызлары “Сәхибҗамал” оешмасы Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге офисында күренекле шагыйрә Нурия Халит кызы Измайлованың хәтер кичәсен үткәрде. Чарада Нурия Измайлованың иҗатташ дуслары, ахирәтләре, бергә эшләгән хезмәттәшләре, шигърият сөючеләр катнашты.
Кичә якты истәлекләр, хатирәләргә бай булды. Башкортстан китап нәшриятында (хәзер Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” нәшрияты) бергә эшләгән, якын ахирәтләр – җан дуслар булган Динә Морзакаева, күренекле шагыйрәләр Халисә Янгирова (Мөдәрисова), Лилия Сәгыйдуллина һәм башкалар Нурия Измайлованың иҗатына, тормыш юлына байкау ясады, үзләренең истәлекләре белән уртаклашты. Тугәрәк өстәл артындагылар шагыйрәнең иҗаты турында җанлы сөйләшү алып барып, слайдтагы фотоларны да карады.
Композитор, автор-башкаручы Резида Сабитова Нурия Измайлова сүзләренә ничек җыр иҗат итүе хакында сөйләде һәм аны башкарып та күрсәтте. Резида Сабитованың моңлы тавышы, яшь гармунчы Данис Мофаззалов кулындагы гармун телләре үзәк өзгеч көйне таратуга, күпләрнең күзләре яшьләнде.
Уфа Фән һәм технологияләр университетының татар-урыс бүлеге студентлары Айгөл Рамазанова белән Азалия Гыйльметдинова Нурия Измайлованың шигырьләрен яттан сөйләп, күңелләрнең иң нечкә кылларын тибрәтте.
“Мин китәрмен тыныч. Ә син, тормыш,
Уйнап-көлеп, җырлап кал, яме!..
Мин бит сиңа гашыйк булып килдем,
Гашыйк килеш китим, җан атып!
Сөеп китсәм, сагынып тиз кайтырмын,
Гөлләр булып, хуш ис таратып…”
Нурия Халит кызы Измайлова 1949 елның 20 июнендә Башкортстанның Благовар районы Иске Күчәрбай авылында дөньяга килә, рәсми туган көне – 1950 елның 1 гыйнвары. Шаран районының Базгыя урта мәктәбен, 1971 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Үзбәкстанның Фирганә өлкәсенә чыгып китә, укытучы булып эшләп ала. 1972-78 елларны ул Уфада яши һәм эшли. Аннан соң аны язмышы Америка Кушма Штатлары белән бәйли.
Нурия Измайлова “Яратам” (1981), “Алтын тарак” (1984), “Мин зур үскәч” (1986), “Ива на ветру” (1986), “Минем җәй” (1987), “Иң серле әкиятем” (1989), “Җирдә” (1993), “Ак малай – минем энем” (1995), “Адашкан” (2000), “Язылмаган хатлар” (2001), “Тауга карап, таулар булып…” (2011) китаплары авторы.
1982 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы. 1996 елдан ул Америкада яшәде.
Нурия Измайлова 2023 елның 1 июлендә Америка Кушма Штатларының Принстон шәһәрендә бакыйлыкка күчте.
Чыганак: Башкортстан татар хатын-кызлары “Сәхибҗамал” оешмасы