9-10 сентябрь көннәрендә Башкортстан Республикасы Тәтешле районында яшәүче татар яшьләре Казанга сәяхәт кыла. Сәяхәт барышында Башкортстанда яшәүче милләттәшләребез Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлеге белән дә танышып чыкты. Яшьләрне Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Данис Шакиров кабул итте.

Татарстан башкаласына сәяхәт кылучы татар яшьләре татар телеканалларын яратып караулары турында сөйләде. “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалында “Башваткыч” тапшыруы башланса, Тәтешле районында дөнья туктап тора”, – дип шаяртты яшьләр.
– Татарстанның үсеше өчен соенеп яшибез. Бүгенге сәфәребез бик эчтәлекле үтте.
Бүгенге көн программасын Башкортстаннан килгән татар яшьләре К.Тинчурин театрында “Беренче мәхәббәт” спектакле белән төгәлли. Иртәгә яшьләр Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил музейларына сәяхәт кылачак.